Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.05.2020, 15:56

29 һәм 30 июньдә Казан укучылары алдан тапшырыла торган БДИ бирәчәк

Имтихан кампаниясен уздыруның яңа календарь планы төзелде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Россия укучылары өчен имтихан кампаниясен уздыруның яңа календарь планын формалаштырдылар. Укучылар БДИны 3-нче июльдән бирә башлаячак.

29-нчы һәм 30-нчы июньдә беренчел, сынау имтиханнары узачак, алар барышында барлык процедуралар да сыналачак. Ә имтиханнар үзләре 3-нче июльдән старт ала - бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ узачак.

6-нчы һәм 7-нче июльдә рус теленнән иң массакүләм БДИ, 10-нчы июльдә - профильле математикадан, 13-нче июльдә - тарих һәм физикадан, 16-нчы июльдә - җәмгыять белеменнән һәм химиядән, 20-нче июльдә - биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлешеннән, 22 һәм 23-нче июльдә чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше узачак. Резерв көннәр 24-нче июльгә (рус теленнән һәм чит телләрдән тыш) һәм 25-нче июльгә - барлык фәннәр буенча да - планлаштырыла.

Июльдә җитди сәбәпләр аркасында БДИда катнаша алмаучылар өчен августта имтиханнар уздыру өчен өстәмә чор каралган. БДИның төп һәм өстәмә чорлары җәдвәле барысы да югары уку йортларына документларын тапшырырга өлгерә алырлык итеп төзелгән.

3-нче августта - чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше, 5-нче августта - рус теле буенча, 7-нче августта - җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлешеннән БДИ узачак. 8-нче августта җәдвәлдә барлык фәннәр буенча имтиханнар тапшыру өчен резерв көн каралган.

2020 елда БДИны югары уку йортларына керергә җыенган чыгарылыш укучылары гына бирәчәк. Шул ук вакытта барлык чыгарылыш укучыларын да агымдагы билгеләр нигезендә аттестациялиләр, үз аттестатларын алар БДИ тапшырмыйча гына алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Тугызынчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын быел, 4-нче сыйныф укучыларын аттестацияләү кебек үк, гамәлдән чыгардылар.

Барлык яңалыклар