Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2020, 12:45

29 сентябрьдә Казанда телерадиосигналны кыска вакытка сүндерәчәкләр

Тапшырулар берничә сәгатькә генә сүндереләчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). 29-нчы сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Казанда цифрлы телерадиотапшырулар программаларын сүндерү планлаштырыла.

Бу Троицкий ур., 29 адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасының Радиотелевизион тапшыргыч үзәге» Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең филиалы объектында ремонт-профилактик эшләр башкару белән бәйле.

Шул ук вакытта аналог һәм цифрлы тапшырулар программаларын трансляцияләү Можайский урамы, 6 адресы буенча урнашкан радиотелевизион үзәктә сакланачак, дип хәбәр итә РТРС дирекциясе.
Барлык яңалыклар