Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.04.2019, 08:50

Дәрвишләр бистәсе юллары турында 7 гади сорау һәм җавап

Казанда Генераль план – документ эшләнде, ул якындагы 15 елга шәһәр үсешенең төп юнәлешләрен билгели.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель, Алсу Сафина). Казанда Генераль план – документ эшләнде, ул якындагы 15 елга шәһәр үсешенең төп юнәлешләрен билгели. Аерым алганда, Генпланда шәһәр үсешенә карап барлыкка килергә мөмкин булган юллар өчен коридорлар салына. Соңгы атналарда җанлы дискуссияләр Совет районының Дәрвишләр бистәсендә алдан ниятләнгән юл магистраллары тирәсендә алып барыла. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары Анастасия Латыйпова һәм шәһәрнең баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров бистә халкының актуаль сорауларына җавап бирделәр һәм торак йортларны сүтү турында мифларны бетерделәр.

1. Бу юл ни өчен кирәк?

Беренчедән, юл челтәре үсеше Дәрвишләр бистәсе генә түгел, ә бөтен шәһәр үсешенә китерәчәк. Социаль объектлар, мәдәният, спорт объектлары төзелеше каралган. Яхшы транспорт тәэмин ителешеннән башка моңа ирешеп булмаячак.

Икенчедән, Дәрвишләр – Мир урамындагы бердәнбер юл артериясе киләчәктә бер зур бөкедә тормасын өчен дә әһәмиятле. Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, газ хезмәте машиналары да белән бергә... Казанда, уртача алганда, бер өч казанлыга бер машина туры килә. Теркәлгән автомобильләр саны 423 меңнән артып китә. 2014 ел белән чагыштырганда, автомобильләштерү дәрәҗәсе 6%-ка арткан һәм 1000 кешегә 340 машина тәшкил итә икән, бу сан көн саен үсә бара. Аллага шөкер, шәһәрлеләрнең күбесендә шәхси автомобиль бар, тик менә Мир урамының транспорт үткәрү мөмкинлеге инде көннән-көн кыенлаша. Шул исәптән Казан халкының да артуын истә тотарга кирәк. Казанга күрше районнардан эшкә килүчеләрне, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә балаларын алып килүчеләрне дә өстәргә онытмагыз. Яңа юллар кирәк.

Шәһәр – бердәм организм. Дәрвишләр бистәсе юлларында бөкеләр килеп чыкса, проблема шунда ук бөтен Казанга тарала. Транспорт модельләре моны төгәл күрсәтә. Әйтик, Липатов урамында тимер юл буенча юл барлыкка килсә, ул бөтен транзитны үз өстенә алачак һәм анда хәрәкәт «Әмәт» станциясенә кадәр өзлексез булачак һәм «Вахитов» станциясе районына чыгачак. Мир урамы бистәдә яшәүчеләр өчен бигрәк тә кирәк булачак.

2. Главная урамындагы юл дүрт полосалы булачак һәм моның өчен паркның шактый өлешен сүтәргә туры киләчәк дигән сүзләр дөресме?

Урам дүрт полосалы булыр дип көтелә, әмма аның өчен парк, нинди дә булса социаль объект, мәктәпләр, балалар бакчалары да сүтелмәячәк. Моңа бернинди ихтыяҗ да юк. Гамәлдәге «коридорлар» җитәрлек. Эшләнгән Генпланны игътибар белән карасаң, үзең дә моңа инана аласың.

Главная урамын шартлы рәвештә берничә участокка бүләргә була, һәм әлеге участокларның һәр юлында яңа Генераль план проекты буенча төрле категория юллар бар. Аларны тәртип буенча карыйк.

Беренче участок – Липатов урамыннан Мир урамына кадәр. Биредә 2 нче класслы көйләнелә торган хәрәкәтнең гомумшәһәр әһәмиятендәге юлы күздә тотыла. Казанның Шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативлары нигезендә бу биредә юлның киңлеге кызыл линияләрдә 40 метрдан 90 метрга кадәр булырга мөмкин дигән сүз (ягъни бинадан бинага кадәр шартлы рәвештә, машиналар йөрү өлешен, тротуарларны, яшелләндерү һәм инженер-техник коридорларны исәпкә алып), ә полосаларның саны – ике юнәлештә 4-тән 8-гә кадәр. Бүгенге көндә бу участокта Главная урамының киңлеге (Липатов урамыннан Тынычлык урамына кадәр) кызыл линияләрдә 67-68 м тәшкил итә. Бу исә гамәлдәге чикләрдә дүрт полосалы юлны урнаштырырга мөмкин дигән сүз (полоса киңлеге 3,5 метрдан 3,75 метрга кадәр булган юл полотносы киңлеге нибары 15 м тәшкил итәчәк), һәм бу участокта нәрсәнедер сүтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Главная урамының икенче участогы – Мир урамыннан. «Бәхетле» кибете урнашкан Комсомол мәйданында генплан проекты буенча шәхси торак төзелеше зонасында район әһәмиятендәге урам каралган. Мондый урамның киңлеге 35-45 м тәшкил итә, ә ике юнәлештә дә полосалар саны – 2-дән 4-кә кадәр. Хәзерге вакытта Мир урамыннан алып «Карьер» бакчачылык ширкәтенә кадәрге Главная урамының киңлеге 19-21 метр тәшкил итә. Генплан буенча бу участокта магистраль инженер челтәрләре салу каралмаган (шулай ук алар кызыл линия чикләренә керә). Шулай итеп, гамәлдәге чикләрдә биредә ике полосалы юл булырга мөмкин (полоса киңлеге 3,25-3,75 булган очракта, юл полотносы киңлеге 7-7,5 метр тәшкил итәчәк, ә юлның ике ягыннан да тротуарларны исәпкә алып, әлеге участокта урам киңлеге 12 м тәшкил итәчәк).

Главная һәм Мир урамнары чатына әйләнеп кайтыйк – монда чишелешләр салынмаган, киселештәге хәрәкәт светофор белән җайга салыначак. Бу чатта транспорт агымы Мир урамында бүленәчәк, шуны исәпкә алып Генпланда Главная урамының төрле участокларында төрле категорияләрдәге юллар салалар. Дөресен генә әйткәндә, Мир урамы белән кисешкәннән соң шәһәркүләм әһәмияткә ия юлны дәвам итү зарурлыгы юк, шуңа күрә юллар классы район әһәмиятендәге урамга кадәр кими.

Шул ук вакытта мөһим моментны билгеләп үтәм: Генераль планда үсеш юнәлешләре генә күрсәтелә һәм юллар категорияләре, аларның төгәл чикләре һәм параметрлары, шул исәптән киңлеге, полосалары һ.б. языла; эшне проектлаштыру стадиясендә башка документлар – территорияне ызанлау һәм планлаштыру нигезендә билгеләнә.

Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләр йортларны сүтүдән куркалар, моның хакта аерым әйтеп үтми булмый. Беркем өчен дә йортларны сүтү уңай булып тормый, һәм юлларны проектлаганда белгечләр һәрвакытта да йортларны сүтмичә генә башкарыла торган траекторияне карый.

3. Шәхси секторда дүрт полосалы магистраль төзелеше аркасында күпме йорт сүтеләчәк?

Беренчедән, шәхси секторда магистральләр булмаячак. Югарыда билгеләп үтелгәнчә, шәхси торак төзелеш зонасында генплан проекты буенча район әһәмиятендәге урам каралган, ул гамәлдәге чикләргә салына.

Шуны да искәртик: әлеге урам 2007 елның Генераль планы белән каралган, бу вариантта 60-ка якын күчемсез милек объектын сүтү күздә тотыла иде. Яңа Генплан проектында Главная урамын дәвам итүнең оптималь варианты сайлап алынган, ул өлешчә «Карьер» бакчачылык ширкәте территориясе аша узачак. Бу вариантта юл төзелеше нәтиҗәләре минимальләштерелгән, «Карьер» бакчачылык ширкәтендәге күчемсез милек объектларына кагылу 4 тапкыр кимрәк булыр дип көтелә.

Тагын бер тапкыр билгеләп үтәм: Генпланда шәһәр һәм район әһәмиятендәге урамнар юнәлешләре билгеләнә. Төгәл үтү урыны линияле юл объектын планлаштыру проекты дәрәҗәсендә эшләнә. Территорияне планлаштыру проекты составында кызыл линияләр, юл киңлеге билгеләнә. Планлаштыру проекты халык белән иҗтимагый фикер алышуларга аерым чыгарыла.

4. Липатов урамы тирәсендә тимер юл аша күпер буламы, шуңа бәйле рәвештә транспорт чишелешләре оештырыламы?

Генплан проекты буенча Главная һәм Липатов урамы киселешендә тимер юл аша юлүткәргече эшләү каралган. Юлүткәргеч – ул чишелешы түгел, тимер юл өстеннән уза торган һәм территорияне төрле яктан тоташтыра торган юл. Юлүткәргеч автотранспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте иминлеге өчен кирәк.

Тагы бер кат ассызыклап үтәм, Генпланда транспорт корылмасының урыны күрсәтелә, ә төгәл конфигурация һәм габаритлар алга таба проектлау этапларында билгеләнәчәк.

5. Липатов урамында, гамәлдәге йортларны сүтмичә, тимер юл буенча дүрт полосалы юл төзелеше ни рәвешле тормышка ашырылачак? 

Инде бүгенге көндә йортлардан тимер юлга кадәр 80 метр ара бар, кагыйдә буенча 100 метрдан да ким булмаска, шуның өстенә тагын магистраль төзергә телиләр.

Бүгенге көндә тимер юл полотносы һәм торак йортлар арасында 75 м исәпләнә, ә тимер юлга бүлеп бирелгән полосадан торак йортларга кадәр – 65 м. Шулай итеп, Липатов урамындагы торак йортлар хәзер тимер юлның санитар-сак зонасында урнашкан, чөнки нормативлар нигезендә әлеге зона тимер юлдан 100 м тәшкил итә.

Чыннан да, Генплан проектында Липатов урамы буенча гамәлдәге тимер юл буенда юл салынды. Шул ук вакытта шәһәркүләм әһәмияткә ия булган һәм өзлексез хәрәкәтне тәэмин итәчәк урам каралган, һәм төзелеш барган очракта юл тимер юлның санитар-сак зонасы чикләрендә урнашачак. Гомумән, йортка кагылмаган 75 метрлы коридор бу очракта җитәрлек.

Планлаштыру ягыннан бу - юлларны урнаштыруның иң куркынычсыз варианты, чөнки санитар-сак зонасы – торак һәм социаль объектлар төзелешенә юл куймый торган территориянең аерым шартлары булган зона.

6. Түләүле тиз йөрешле юл төзү аркасында тимер юлның икенче ягындагы урманны кисәчәкләрме?

Липатов урамындагы юл очрагындагы кебек үк, Казанның Генераль планы проектында каралган шәхси автомобиль юлы тимер юлның санитар-сак зонасында урнашачак. Урман шушы зонадан соң башлана, шуңа күрә юл аңа кагылмаячак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Дәрвишләр бистәсе халкының күбесе «янган газ белән сулаячакбыз» дип курка. Әмма тикшеренүләр күрсәткәнчә, машина хәрәкәттә булганда түгел, ә бөкедә утырганда янган газлар күбрәк чыга. Бөкеләр азрак булган саен, һаваның пычрануы да кимеячәк. Ә дөрес төзелгән юл инфраструктурасы бөкеләр проблемасын хәл итәргә тиеш.

7. Юл төзелешен кайчан башларга планлаштыралар?

Тиз йөрешле юл төзелеше озак вакытка - 2035 елдан соңга исәпләнгән.

Белешмә:

Генплан проекты турында тулы һәм ышанычлы мәгълүматны Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә алырга мөмкин. Белгечләр Казан халкы белән аралашуга һәрвакыт әзерләр һәм барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирергә ризалар. Генплан бүлегенә кабул итүләргә сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин.

Барлык яңалыклар