Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2021, 11:23

Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенгә «Спутник V» вакцинасын 11384 татарстанлы ясаткан, шулардан 2016 кеше – икенче микъдарны.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Татарстанда COVID-19 белән зарарлануның 85 яңа очрагы теркәлгән, шуларның берсе – читтән кертелгән, калганнары – элемтә аша. 21 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйләрендә дәвалана.

Авыручылар арасында өч балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 8 кеше бар, 30 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 8 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 20 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 11 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр, 5 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.

39 кеше – Казанда, 9 кеше – Яр Чаллыда, 5 кеше – Түбән Кама районында, 4 кеше – Биектау районында, 3 кеше – Буа, Зеленодольск, Питрәч, Тәтеш районнарында, 2 кеше – Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Саба, Чистай районнарында яши, берәр авыру Азнакай, Аксубай, Актаныш, Апас, Балтач, Мамадыш районнарында яши.

Барлыгы 26-нчы гыйнварга Татарстанда 15 мең 623 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 12 мең 40 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 90 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Бүгенгә «Спутник V» вакцинасын 11384 татарстанлы ясаткан, шулардан 2016 кеше – икенче микъдарны. Барлыгы республикага 13 мең 442 комплект вакцина килгән, аларның 84,7%-ы диярлек сарыф ителгән. Исегезгә төшерәбез, казанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясауга языла алалар.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 18 мең 241 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 756 мең 931 кеше авырып киткән, 3 млн 174 мең 561 кеше терелгән, 70 мең 482 кеше үлгән. 

 

Барлык яңалыклар