Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.08.2020, 18:25

А.Нигъмәтҗанов Достоевский урамындагы «Свей» төзелеше турында: «Тоннель ахырында яктылык күренә башлады»

Казанда өлеш кертеп фатир алырга теләүчеләрнең торагында эшләр яңадан башланды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Алсу Сафина). Казанда Достоевский урамындагы 57-нче номерлы йортта – өлеш кертеп фатир алырга теләүчеләрнең торагында эшләр яңадан башланды. Аның төзелеше 2000-нче еллар башында старт алган иде һәм төзүче «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең банкротлыгы аркасында тукталды. Йортны төзеп бетерү өчен «Бриз» компаниясе җәлеп ителде. Тиздән Мәскәүгә проект-смета документациясенә экспертиза төзү планлаштырыла, шуннан соң әлеге объектка бүлеп бирелгән федераль акчалар күләме билгеле булачак. Төзелешне 2021 елның беренче кварталында тапшыру күздә тотыла. Бу хакта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗановның йорттан өлеш кертеп фатир алырга җыюнучылар белән очрашуында билгеле булды. 

«Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Достоевский урамындагы йортны 2000 елларда сафка бастыра башлады, аны башта 2005 елда файдалануга тапшырырга планлаштырылган иде. Соңыннан йортны тапшыру сроклары артка күчте. 2019 елның декабрендә Достоевский урамы, 57 торак йорты, шулай ук «МЧС»ның 3-нче, 4-нче һәм 2-нче торак комплексы төзелеше тәмамлануны финанслашу турындагы килешү төзелде. Дом.РФ белгечләре бәяләвенчә, әлеге объектларны төзеп бетерү өчен бүлеп бирелгән финанслау күләме 5,5 млрд сум тәшкил иткән.

Достоевский урамындагы йортны төзеп бетерү өчен күпме акча кирәк булачагы сентябрьдә билгеле булачак. «Хәзер төзелешне тәмамлауга соңгы проект-смета документлары әзерләнә, аерым алганда, демонтаж эшләрен һәм эчке бизәкләү варианты шартнамәләрендә язылган эчке эшләрне исәпкә алып башкарыла, – дип билгеләп үтте Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Иван Новиков. – Проект-смета документациясенә экспертиза ясау Мәскәүгә җибәреләчәк, һәм без аның буенча акча ала алачакбыз». Проект-смета документациясен «Промстройпройпект» ҖЧҖ әзерли. Экспертиза бәяләмәсен сентябрь башында алу күздә тотыла. Гомумән алганда, финанслау схема буенча башкарылачак – республика акчаларының 42%-ы һәм федераль акчаларның 58%-ы. Иван Новиков сүзләренә караганда, 4 йортка 2 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. 

Хәзер суд карары белән Достоевский урамы буенча 32,3 мең кв.м мәйданлы йорт һәм җир участогы Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фондына тапшырылды. Фондның башкарма директоры Иван Новиков сөйләгәнчә, төзелешкә рөхсәт әлегә өлешчеләргә ярдәм итү фондына яңадан рәсмиләштерелмәгән, шуңа күрә заказчы булып элеккечә «Свей» фирмасы» ҖЧҖ тора. «Киләсе атнада без төзелешкә рөхсәт итүгә үзгәрешләр кертүгә гариза бирергә планлаштырабыз», – дип ачыклык кертте ул. 373 фатирдан 341 фатир сатылган, шулай ук 94 машина кую урыны сатылган. Алга таба фонд сатып алынмаган фатирларны һәм парковка урыннарын гамәлгә ашырачак.

Йортны төзеп бетерү өчен подрядчы сыйфатында «Бриз» төзелеш компаниясе җәлеп ителгән. Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә әлеге компания «Свей»ның ике йортын – Четаев урамындагы дүртенче һәм Чистай урамының Әмирхан проспекты белән киселешендәге 68-нче кварталдагы йортны төзеп бетерде. «Тоннель ахырында яктылык күренә башлады. Подрядчы «Бриз» компаниясенең йөкләмәләре бар – объектны 2021 елның беренче кварталына тапшырырга кирәк, аны әлеге йортка куйганнар һәм «Свей» объектлары белән эшләү тәҗрибәсе бар», – дип билгеләп үтте өлеш кертеп фатир алучылар белән аралашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов. 

Олеся, очрашуга килгән өлеш кертеп фатир алучыларның берсе, төзелә торган йортта 2012 елда фатир алган. «Ул вакытта төзелеш тулы көч белән барды, һәм ул туктап калыр дип уйламадык та, – дип сөйләде Олеся. – Төзүче ике ел дәвамында, ягъни 2014 елда йортны төзеп бетерергә вәгъдә итте. Әмма объектны тапшыру вакытына ике ай кала диярлек төзелешне туктаттылар. Ул вакытта йорт 78%-ка әзер булган – бу барлык документларда да теркәлгән. Йорт ябылмаган, шуңа күрә барысы да акрынлап юкка чыккан».  

Хәзер өйдән вентфасад алынган, инженер системаларын – җылылык, суүткәргеч, вентиляцияләрне демонтажлау алып барыла, эшчеләр түбә сүтүгә керешә. Хәзерге вакытта объектта барлыгы 44 кеше эшли, дип сөйләде «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков. Аның сүзләренчә, монтаж эшләре проект-смета документациясен алганнан соң башланачак.

«Монда барысы да үзгәрә», – дип билгеләп үтте А.Нигъмәтҗанов һәм объектның барлык заманча нормативларга туры киләчәк, ә йортның сыйфатын Дәүләт төзелеш күзәтчелеге белгечләре тикшерәчәк, дип ышандырды. «Без техник хезмәтләр белән киңәшмә уздырдык. Төп проблема – бөтен нәрсәне кечкенә мәйданчыкта урнаштыру, шулай ук подрядчы федераль акчаларны ала һәм тизрәк эшли алсын өчен федераль фондка чыгу», – дип аңлатты А.Нигъмәтҗанов. Республика ярдәмгә килде, подрядчыны финанслады. Алар хәзер бу акчага эшлиләр. Эш барсын өчен, федераль акчалар кирәк», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.

Бүгенге көндә Татарстан башкаласында Достоевский урамындагы 57-нче йорттан тыш «Свей»ның тагын өч проблемалы объекты кала – Четаев урамындагы өченче йорт, Чистай урамындагы алтынчы йорт, Заслонов урамындагы торак йорт.

Очрашуда шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов һәм башкалар катнашты. 

Фоторепортаж
Достоевский урамындагы 57-нче йорттан өлеш кертеп фатир алучылар белән очрашу, 20.08.2020
Видеорепортаж
20.08.2020 15:57
Барлык яңалыклар