Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2020, 12:55

Анна Григорьева: «Кем белә, бәлки, 70 яшемдә мин һәр ялларда Айга очармын»

«Йөрәгемне балаларга бирәм» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе - балаларның йолдызлар буенча ничек ориентлашуы һәм космосны өйрәнүләре турында.

Фото: А.Григорьеваның шәхси архивыннан

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь, Алинә Бережная). Киләсе елда Казан өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын кабул итәчәк. Бу Авиатөзелеш районының Мәктәптән тыш эш үзәге педагогы Анна Григорьеваның быелгы конкурста җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге педагог инде 7 ел балаларга космос серләрен ача, аларны йолдызлар буенча ориентлашырга өйрәтә һәм табигый фәннәргә мәхәббәт тәрбияли. Конкурста җиңү һәм киләчәккә планнары турында Анна Григорьева KZN.RU порталы укучыларына сөйләде

Космос белән эшләүче кешеләр уникаль, күтәренке рухлы була

Анна Игоревна, конкурста сез космосны өйрәнү буенча белем бирү программаларының методик эшләнмәләрен тәкъдим иттегез. Ни өчен нәкъ менә шушы өлкә белән шөгыльләнергә булдыгыз?

А.Г.: Космоска мәхәббәтем минем балачактан. Минем әти Игорь Петрович Григорьев 1999 елда университет каршындагы эксперименталь мәктәп-лицей базасында (хәзерге вакытта Лобачевский исемендәге лицей - ред. искәрмәсе) «Космик разведчиклар оешмасы» педагогик программасын булдырды. Балалар яшьтән үк космосны өйрәнделәр, олимпиадаларда катнаштылар. Миңа ул вакытта 4 яшь иде. Әти өйгә кайткач йолдызлар, планеталар, галәм турында күп сөйли иде. Космоска гашыйк булмау мөмкин түгел иде. Хәтерлим, өстәл астында әти белән космик корабль ясадык. Шулай булгач, балачак миңа бик нык йогынты ясады, һәм мин астрономга укыдым. Космос белән эшләүчеләр уникаль, бу үз эшенең чын фанатлары, күтәренке рухлы, тулы кешеләр.

Ә космоска очу теләге булмадымы?

А.Г.: Шаяртасызмы?! Әлбәттә! Бу хыял, тик, кызганычка каршы, минем күрү сәләте белән проблемалар бар, шуңа күрә очып булмый. Тик мин борчылмыйм, космик киңлекне җирдән өйрәнәм, бу да бик кызыклы. Бүген космонавтларга сәламәтлекләре буенча шундый кырыс таләпләр, әмма киләчәктә, хәтта минем укучылар эшләнмәләре нәтиҗәсендә дә, космоска очу уңайлырак булачак. Кем белә, бәлки, миңа 70 яшь булганда, мин һәр ялларда Айга очармын.

«Бәлки, укучыларымның берәрсе чыннан да үз тормышын космос белән бәйләр»

Космосны өйрәнү буенча сезнең методик эшләнмәләрегез нәрсәдән гыйбарәт?

А.Г.: Хәзер миндә 5 методик программа бар, шуларның берсе - «Космос разведчиклары». Конкурста мин нәкъ менә аны тәкъдир иттем. Бу программада мин космосны өйрәнүгә гадәти булмаган формада карыйм, балаларга уен формасында космик киңлектә булырга тәкъдим итәм. Безнең отряд эчендә балалар экипажларга бүленә - барысы да чын космик корабльләрдәге кебек. 4-6 кешедән торган һәр командада командирлар, штурманнар, экипировщиклар һәм башка космик белгечләр билгеләнә. Барлык бу һөнәрләрне без теориядә һәм практикада өйрәнәбез. Мәсәлән, штурманнарга мин йолдызлар буенча навигация ничек төзелүе, космоста корабның ничек ориентлашуы турында сөйлим. Аннары уен формасында бала маршрутны ничек төзергә, навигация приборларының төзек эшләвен күзәтергә икәнен күрсәтә. Балаларга бик ошый. Хәзер алар өчен болар барысы да уен дәрәҗәсендә, ә алар үскәч, космик белгечлекләргә ихтыяҗ булачак, һәм, бәлки, минем укучылардан кемдер чыннан да үз тормышын космос белән бәйләр.

Ә балалар үзләре космос турында нәрсә сөйлиләр? Айга очарга, космонавт булырга телиләрме?

А.Г.: Миндә төрле яшьтәге балалар төркемнәре - 9-дан 17 яшькә кадәр. Яшьләр космонавт һөнәрен романтикалаштыралар, ракеталарда очарга, кул сузымы ераклыгында планеталарны күрергә телибез, диләр. Өлкәнрәк яшьтәге балалар аңлырак, аларны космос темасы үзенә җәлеп итә, әмма алар үз тормышын инженер белгечлекләре белән бәйләргә, мәсәлән, иярченнәр җитештерергә телиләр.

Космос темасы гади түгел, балаларны ничек кызыксындырырга?

А.Г.: Мин үземә 19 яшь булганда балалар белән эшли башладым. Ул вакытта алар өчен мин педагог түгел, ә күбрәк әйдәман идем. Мин беркайчан да материалны гадиләштерергә тырышмадым, аны үзем ничек аңлыйм, шулай сөйләдем. Һәм беләсезме, балаларның 99%-ы барысын да аңлый. Аларга матур итеп, тәфсилләп һәм урыны белән әкрен генә сөйләү мөһим. Ләкин иң мөһиме, күзләргә карарга, бу аралашуда җеп тоярга. Элемтә бар икән, димәк, материал да үзләштереләчәк.

«Минем исемемне атагач, мин орбитага очкандай булдым, шулкадәр шаккаттым һәм гаҗәпләндем»

«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсы ничек узды? Җиңүгә ышандыгызмы?

А.Г.: Мин үзем бик актив, төрле проектларда катнашам, яңалыкларны яратам. Һәм менә узган ел без минем отряд белән бер конкурстан әйләнеп кайтырга өлгермәдек, Мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчелеге миңа «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, минем өчен бу көтелмәгән хәл иде. Корабльдән балга һәм яңадан корабка минем әзерлегем башланды. Әлеге ярыш ел буе - район, шәһәр, республика, ә аннары инде бөтенроссия этапларында дәвам итте. Мин кайда катнашуымны юлның уртасында гына аңладым.

Барлык сынаулар - методик программаны тәкъдир итү, видеовизитка, педагогик бергәлеккә мөрәҗәгать итү, ачык дәресне оештыру һәм уздыру - һөнәри якны ачуга юнәлдерелгән иде. Конкурс 4К принцибына нигезләнгән иде - креативлык, коммуникативлык, тәнкыйди фикерләү һәм команда эше.

Бик күп санда чыннан да бик кызыклы программалар һәм методикалары булган талантлы педагоглар бар иде. Әлбәттә, җиңәсе килде, ләкин ахыргача ышанмадым. Минем исемемне атагач, мин орбитага очкандай булдым, шулкадәр шаккаттым һәм гаҗәпләндем.

Сез үз программагызда космонавтлар тәҗрибәсенә таяндыгызмы? Бәлки, берәрсе белән киңәшләшкәнсездер?

А.Г.: Конкурста мин безнең космос разведчиклары отряды әләме белән таныштырдым. Бу әләм космоста булды, анда Халыкара космик станциядә булган предметларга куелган махсус мөһер дә бар. Ә космоска әләм космонавт Сергей Рязанский ярдәмендә очты. Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте рәисе буларак, ул шәһәрләр буйлап йөрде һәм балалар белән эшләүнең төрле тәҗрибәләрен өйрәнде. Казанда ул 35-нче номерлы лицейда аэрокосмик белем бирү үзәгендә булды, анда без таныштык та. Мин аннан экспедиция вакытында үзе белән безнең әләмебезне алуын сорадым. Дөресен генә әйткәндә, үтенечне үтәмәс дип уйлаган идем, чөнки үзең белән космоска бары тик 1 кг әйбер генә алырга мөмкин. Ләкин ул моны эшли алды, шуңа дәлил - фотография.

Сезнең өчен бәйгедә җиңү нәрсә? Тагын нинди проектларны гамәлгә ашырырга телисез?

А.Г.: Җиңү күптәнге хыялларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуларның берсе - космик музей ачу. Безнең Казанда космос белән бәйле гаять зур тарих - монда Россиядә астрономиянең иң өлкән кафедрасы урнашкан,«Электроприбор» заводында космик корабларны тоташтыру өчен җайланмалар ясаганнар, бездә галим Сергей Королев яшәгән, монда Юрий Гагарин килгән.

Ел саен 35-нче номерлы лицей базасында космик корабль макетында без космик очышлар симуляциясен уздырабыз. Мин бу проектның шәһәр күләмендә булуын, теләге булган барлык балалар өчен мондый «очышларны» оештыру мөмкин булуын теләр идем.

Исегезгә төшерәбез, «Йөрәгемне балаларга бирәм» бөтенроссия конкурсы 2020 елда уналтынчы тапкыр узды. Ул балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик конкурсы булып тора.

Быел конкурсның көндезге этабы Санкт-Петербургта 21-24-нче ноябрьдә узды. 35 төбәктән 90 катнашучы җиңү өчен көч сынашты.

Материалда кулланылган фотосурәтләр Анна Григорьеваның шәхси архивыннан алынды.

Барлык яңалыклар