Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2021, 15:25

29 гыйнварда Антон Чеховның тууына 161 ел була

Аның хөрмәтенә Казанда ике урам аталган – Сукно бистәсендә һәм Кадыш торак массивында.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). Иртәгә, 29-нчы гыйнварда, күренекле рус язучысы, прозаик, драматург һәм табиб Антон Чеховның тууына 161 ел тула. Аның хөрмәтенә Казанда ике урам аталган – Сукно бистәсендә һәм Кадыш торак массивында.

Антон Павлович Чехов Таганрогта 1860 елда ишле гаиләдә туа. Ул Таганрогтагы Константин патша чиркәве каршындагы грек мәктәбендә, аннары гимназиядә укый. Яшәү өчен акчаны репетиторлык белән эшләгән. 1879 елда Мәскәүгә килә һәм Мәскәү университетының медицина факультетына укырга керә, 1884 елда тәмамлый.

Студент буларак, Антон Чехов Воскресенск земство хастаханәсендә эшли, аннары күпмедер вакыт Звенигород хастаханәсендә табиб була.

Чехов әдәби эшчәнлек белән студентлык чорында ук шөгыльләнә башлый. 1880-1887 елларда ул «Антоша Чехонте», «Антоша Ч.», «Брат моего брата», «Рувер», «Человек без селезенки» псевдонимнары астында юмористик журналлар белән хезмәттәшлек итә. Соңрак Антон Чехов псевдонимнан баш тарта һәм тулы исеме белән имзалана башлый.

1884 елда «Осколков» басмасында аның «Мельпомен әкиятләре» хикәяләренең беренче җыентыгы барлыкка килә. 1887 елда Мәскәүдә Корш театрында Чеховның «Иванов» исемле беренче пьесасы куела. Ә 1888 елда «В сумерках» җыентыгы өчен ул Фәннәр академиясенең Пушкин премиясен ала.

1890 елда язучы сөргендәге колония турында китап язу өчен Сахалинга сәяхәткә китә. Ул, ун мең карточка тутырып, утрау халкының исәбен ала алган. Сәяхәтнең иҗат нәтиҗәсе булып «Сахалин утравы» китабы тора.

1890 нчы елларның беренче яртысында язучы Россиядә иң яратып укыла торганнарның берсенә әверелә. Чеховка көнкүреш язучысы һәм нечкә психологик анализ остасы репутациясе беркетелгән.

1892 елда язучы Мәскәү губернасының Серпуховск өязендә зур булмаган Мелихово утарын ала. Анда ул медицина пунктын ача, өч мәктәп һәм чаң манарасы төзи, шоссе юлы салырга ярдәм итә һәм авыруларны дәвалый. Ул елларда Мелиховта ачлыкның котырган вакытында язучы ачлар өчен иганәләр җыйган, ә холера вакытында санитар табиб булып эшләгән. Биредә Чехов 40-ка якын зур әсәр язган, шул исәптән иң танылганнары да: «Чайка» пьесасын, «6 нчы номерлы Палата» повестен, «Мезонин белән йорт» һәм «Футлярдагы кеше» хикәяләрен.

Чеховның гомеренең соңгы елларында туберкулезы көчәя, шуңа күрә табиблар әдәбиятчының көньякка күчүендә нык тора.

Чеховның соңгы эше «Чия бакчасы» пьесасы була. Гомерендә ул 300-дән артык әсәр иҗат иткән.

1904 елның җәендә ул вафат була. Аны Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирлиләр.

Казанда Антон Павлович Чехов беркайчан да булмаган. Ләкин 1890 елда, Себер һәм Сахалин утравына сәяхәткә җыенып, язучы юлның бер өлешен Пермьга кадәр, Идел һәм Кама буйлап барырга карар кыла. Бу юл Казан аша да үтә. 1890 елның 24-нче апрелендә Чехов туганнарына язган хатында: «Бүген иртән Казанда чәй белән шикәр аласы итәсе идем дә, йоклап киткәнмен» дигән.

Казанлылар язучының иҗатына зур кызыксыну күрсәткән. Казан шәһәр театры сәхнәсендә 1890-1918 елларда Чехов 42 тапкыр куела. Моннан тыш, һәвәскәр спектакльләр дә күп куелган.

Казанда Антон Павлович Чехов хөрмәтенә аталган ике урам бар. Шуларның берсе, Вахитов районындагы Сукно бистәсе территориясендә, үз исемен 1927 елның ноябрендә ала. Икенчесе Авиатөзелеш районының Кадыш торак массивында урнашкан. Бистә Казан составына урам исемнәре белән бергә кергән, дип хәбәр итә топонимика комиссиясе.

 

 

Барлык яңалыклар