Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.05.2021, 12:12

Асия Гудзь: «Мин горурлык хисе белән китәм»

Казан техник күзәтчелек хезмәте җитәкчесе 15 ел эшләгәннән соң оешмадан китә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Асия Гудзь Казан техник күзәтчелек хезмәте җитәкчесе вазифасыннан китә. Ул 15 ел торак фондын, шулай ук төзекләндерү объектларын төзү, капиталь ремонтлау өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыручы оешманы җитәкләде. Шәһәр хакына күпьеллык хезмәтләре өчен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм коллектив аңа рәхмәт белдерде. Асия Гудзь белән очрашу бүген Толстой урамында урнашкан «Торак-коммуналь хуҗалыгын һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруга техник күзәтчелек хезмәте» муниципаль унитар предприятие оешмасында узды.

«Бүген без Асия Йосыф кызын – үз эшенең зирәк, таләпчән, инициативалы профессионалын озатабыз», – дип мөрәҗәгать итте коллективка Рөстәм Гафаров. Ул ассызыклаганча, Асия Йосыф кызы җитәкчелегендә зур эш башкарылган, Казанда торак фондын капиталь ремонтлауның нәтиҗәле системасын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга бәяләп бетергесез өлеш кертелгән. «Сезнең эшегез нәтиҗәсендә шәһәрдә капиталь ремонт объектларының сыйфаты һәм саны артты. Сезнең казанышларыгыз Казан һәм республика чикләрендә генә түгел, ә бөтен Россия чикләрендә дә күренә, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Асия Гудзь кадрлар әзерләүгә аерым өлеш кертте: предприятиегә эшкә урнашканнан соң, югары уку йортларын тәмамлаучылар кыска вакыт эчендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, диде Рөстәм Гафаров. «Югары уку йортын тәмамлаучыларның белемле җитәкчесе булуы бик мөһим, беренче тәҗрибә иң мөһиме», – диде ул. Рөстәм Гафаров Асия Гудзьга Казан Мэрының Рәхмәт хатын тапшырды.

Күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин белдерде. Ул ассызыклаганча, Асия Гудзь җитәкчелегендәге проектлар арасында Самосыров чүплеген рекультивацияләү һәм «Ачык Казан» системасын булдыру булган. «Үзегезнең дәртегезне, эшкә мәхәббәтегезне сез хезмәт еллары аша үткәрдегез. Бер яктан, саубуллашу күңелсез, әмма сезнең өчен яңа офыклар ачыла», – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйниятуллин.

Асия Гудзь, үз чиратында, эшләгән еллары өчен коллективка һәм хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. «Бергә эшләргә туры килгән барлык җитәкчеләргә рәхмәт, мин һәрберсеннән нәрсәгәдер өйрәндем. Коллективка, минем белән озак еллар эшләгән һәркемгә рәхмәт, һәркайсы безнең оешмага үз өлешен кертте. Бу командада эшләү бер рәхәтлек иде, горурлык хисе белән китәм», – диде ул.

Техник күзәтчелек хезмәте директоры вазифасын Рөстәм Хөсәенов башкарачак. «Без сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышачакбыз», – дип мөрәҗәгать итте Асия Гудзьга очрашу азагында.

Фоторепортаж
Асия Гудзь Казанның техник күзәтчелек хезмәтеннән китә
Барлык яңалыклар