Ильич урамында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын Дәүләт автоинспекциясенә мөрәҗәгать итәргә чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче май). Казан Дәүләт автоинспекциясе 29 майда кич белән Ильич урамының 19/43 номерлы йорты ишегалдында булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли. Һәлакәт нәтиҗәсендә 10 яшьлек бала зыян күрә.
Һәлакәт 20.30 сәгатьтә була. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламыйча, самокатта йөрүче баланы бәрдерә. Баланың йомшак тукымалары һәм сул як табаны җәрәхәтләнә, ә машина йөртүче һәлакәт урыныннан кача.
Һәлакәт шаһитлары (843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итә ала.