Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.12.2020, 13:18

Казанның 300-дән артык үзиреклесе коронавирус белән авыручыларга дарулар китерергә ярдәм итә

Волонтерлар эшен оештыру өчен яшьләр-яшүсмерләр үзәкләре базасында, шулай ук район администрацияләрендә 11 штаб булдырылган.

Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты 

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан волонтерлары көн саен коронавирус белән авыручыларга дарулар китерүне дәвам итә. Штаблар эшенең 21 көне эчендә препаратлар медицина хезмәткәрләре дарулар кабул итүне билгеләгән барлык пациентларга яшәү урыны буенча китерелде. Барлыгы бу вакыт эчендә 300-дән артык үзирекле кеше җәлеп ителде. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

«Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 10-нчы ноябрьдә ил хөкүмәте федераль бюджеттан дару препаратлары сатып алуга акча бүлеп бирде. Алар белән түләүсез нигездә коронавирус инфекциясе белән авырып, өйдә медицина ярдәме алучылар тәэмин ителергә тиеш. Татарстан Республикасына 146 млн сум акча бүленгән», - диде Айрат Фәизов.

Казан амбулатория авырулары өчен препаратлар ноябрьнең икенче яртысында «Таттехмедфарм» складларына керде, шул ук вакытта волонтерларның дарулар илтү эше башланды.

Казанда волонтерлар эшен оештыру өчен яшьләр-яшүсмерләр үзәкләре базасында, шулай ук район администрацияләрендә 11 штаб булдырылган. Үзәк штаб Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында урнашкан. Штаб башлыклары даруларны шәһәрнең барлык өлешләрендә урнашкан 24 «Таттехмедфарм» даруханәсеннән алалар.

Волонтерларга препаратлар китерүдә шулай ук район администрацияләре һәм муниципаль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә ярдәм итә. Районнарда бу эшкә хезмәт автомобильләре бүлеп бирелгән, дип билгеләп үтте спикер.

А.Фәизов хәбәр иткәнчә, үзендә кискен респиратор вируслы инфекцияләр симптомнарын ачыклаган пациентлар табибны өйләренә чакыра. Әгәр дә доктор инфекция фаразласа, ул тиешле препаратлар яза. Даруга гариза даруханәгә килә, анда әлеге пациент өчен комплект формалаша. Комплект әзер булган саен, волонтерлык штабы башлыгы даруханәдән даруларны ала һәм волонтерларны кирәкле адреслар буенча җибәрә. Китерү комплектны даруханәдән алган вакыттан алып берничә сәгать эчендә башкарыла.

Дарулар контактсыз метод белән тапшырыла, дип билгеләде спикер. Волонтер ябыштырылган пакетны ишек тоткасына элеп калдыра, шалтырата һәм 3 метрдан артык ераклыкка китә. Волонтер, тапшыру фактын раслау өчен, ерактан пациентның дару белән төшкән фотосурәтен ясый. Алып килгән барлык комплектлар турында мәгълүмат штаб җитәкчесендә электрон архивта саклана.

«Моннан тыш, үзизоляциядә булган өлкән буын вәкилләренә азык-төлек сатып алуда ярдәм күрсәтү буенча үзирекле штаб үз эшчәнлеген инде берничә ай дәвам итә. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне һәм ярдәмчел казанлыларны эштән буш вакытларында кушылырга һәм шәһәрлеләрне сәламәтләндерүгә ярдәм итәргә чакырам. Волонтерларга ихтыяҗ саклана. Үзирекле мәшгульлек көненә бер сәгатьтән дә артык вакытны алмый, атнага бер-ике тапкыр кушылырга мөмкин. Алып килү адресы волонтер яшәгән микрорайоннан сайлап алыначак. Теләүчеләр теләсә кайсы социаль челтәрдә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты аккаунтына яза яисә +7(843)237-51-51 телефоны буенча шалтырата ала», - диде А.Фәизов.

«Без үзара ярдәм һәм мондый мизгелләрдә безнең волонтерларга ярдәм никадәр мөһим булуы турында күп тапкырлар сөйләштек. Әлбәттә, алар ярдәменнән башка бу проблемаларны пандемиянең беренче көннәреннән хәл итү мөмкин булмас иде. Шуңа күрә без волонтерлар командасына зур рәхмәт белдерәбез, - дип йомгаклады Казан Мэры Илсур Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 14.12.2020
Видеорепортаж
14.12.2020 11:47
Барлык яңалыклар