ТР башкаласында бөтен республикадан 500-дән артык гимнастка җыелачак.
Фото: ТР Спорт министрлыгы
Барлыгы җиңү өчен республиканың төрле шәһәрләреннән - Әлмәт, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама һәм Болгардан 550 гимнастка көрәшәчәк.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чемпионат һәм беренчелек тамашачылардан башка узачак.
Ярышлар 9.00-дән 19.00-гә кадәр Гимнастика үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.