Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.03.2021, 17:31

Казан шәһәре Думасы депутатлары Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы линия идарәсе эшчәнлеге белән танышты

2020 ел нәтиҗәләре буенча идарә Идел буе федераль округында оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). Шәһәр Думасы депутатлары Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы Казан линия идарәсендә булдылар. Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзалары 2020 елгы хисапны тыңладылар.

Узган елда депутатларга тимерьюл, су һәм һава транспорты объектларында хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линиясе идарәсе башлыгы Станислав Богомолов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, эш коронавирус йогышы аркасында эпидемиологик хәлнең катлаулануы шартларында алып барылды. Вирус таралуын кисәтүгә аерым игътибар бирелде, төп көчләр җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә һәм хезмәт күрсәтү объектларында санитар-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәүгә юнәлдерелде.

Шуңа да карамастан, полиция хезмәткәрләре җинаятьләрне кисәтү, ачу һәм тикшерү, казанлыларның шәхси һәм милек куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнүләрен дәвам итте. С.Богомолов хокук саклаучыларның икътисади җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәш, транспорт комплексы эшчәнлегенә законсыз тыкшыну актларын булдырмау буенча эшен аерым билгеләп үтте.

«2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы раслаган методика нигезендә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе Идел буе федераль округы буенча транспорт полициясенең барлык линияле бүлекчәләре арасында оператив-хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алды», – дип ассызыклады С.Богомолов.

Комиссия депутатлары билгеләп үткәнчә, линия идарәсе бүлекчәләренең оператив-хезмәт эшчәнлеге транспорт объектларындагы хәлне контрольдә тоту турында сөйли.

Күчмә утырышта катнашучылар шулай ук хокук саклаучылар эшенең проблемалы мәсьәләләре, шул исәптән кадрлар җитмәү, махсуслаштырылган торак фонды булмау, линияле идарәгә оператив хезмәт күрсәтү объектларында шәхси состав урнаштыру биналары булмау, матди-техник тәэмин итү һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Даими комиссия депутатлары утырышка нәтиҗә ясап, линия идарәсе белгечләренә рәхмәт белдерде, транспорт хәлләре тотрыклы булсын өчен, аларның барысын да эшләүләрен, ә пассажирлар һәм хезмәт күрсәтүче персоналның үзләрен куркынычсызлыкта хис итүләрен билгеләп үтте.

Барлык яңалыклар