Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2021, 10:02

Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәрнең дини оешмалары эшчәнлеге белән танышты

Даими комиссия әгъзалары лютеран, иске обряд, католиклар храмнарында һәм синагогада булдылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Алинә Бережная). Казан шәһәр Думасы депутатлары – мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзалары – эш сәфәре барышында дини объектларда булдылар. Аерым алганда, депутатлар лютеран, иске обряд, католик һәм яһүд җәмгыятьләренең эшчәнлеге белән таныштылар, алар тарафыннан милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау өчен башкарыла торган эшне бәяләделәр. Күчмә киңәшмәдә Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров катнашты.

Депутатлар беренче булып Карл Маркс урамындагы Изге Екатерина чиркәвендә булдылар. Пастор Давыд Горн сөйләвенчә, Казандагы лютеран җәмгыятенә 250 ел, чиркәүнең беренче бинасы 1771 елда барлыкка килгән, әмма ул Пугачев восстаниесе вакытында янган. Кирханы 1777 елда торгызганнар. 1929 елда чиркәү ябыла. Әмма 90-нчы елларда бинаны дин тотучыларга кире кайтарганнар. Казанның меңьеллыгына фасад заманча үзгәртелгән.

Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова общинада нинди эшчәнлек алып барылуы белән кызыксынды. Әйтик, дини эшләр белән беррәттән социаль проектлар да гамәлгә ашырыла, мәсәлән, бәйлелек белән интеккән кешеләр өчен, дип сөйләде чиркәү советы рәисе Андрей Деляев. «Уртача алганда, безгә 30-га якын кеше килә, без үз чиратыбызда төрмәдә булган кешеләр белән әңгәмәләр уздырабыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аларның 60%-ы элеккеге тормышка әйләнеп кайтмый», – дип сөйләде ул. Шулай ук чиркәүдә даими рәвештә орган музыкасы концертлары уза.

Депутат Рима Мөхәммәтшина, шәһәрдә лютеранлыкны тотучылар күпме, һәм чиркәүгә ешрак кем йөри – яшьләр яки өлкән яшьтәге кешеләрме, дип сорады. «Общинада 45 кеше бар, гыйбадәт кылуга даими рәвештә 30-лап кеше йөри, нигездә өлкәннәр, әмма хәзер алар коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл аркасында сирәк килә. Чиркәүдә алар гыйбадәт кенә кылып калмый, ә аралаша да», – дип җавап бирде Андрей Деляев.

Аннары депутатлар Старая урамында урнашкан Изге Богородица Покров иске обряд соборына юл тоттылар. Храм 1909 елда төзелә. Узган гасырның 30 нчы елларында гыйбадәтханә эшчәнлеге туктатыла. Собор 1997 елда Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе торгызылганнан соң общинага кайтарыла. Бүгенге көндә общинага 100-гә якын кеше керә.

2020 елда чиркәү территориясендә ачылган Иске обряд тарихы музее депутатларны тәэсирләндерде. Экспозициядә 400 еллык тарихы булган китаплар, иконалар һәм изгеләр рәсемнәре төшерелгән байраклар, иске обрядчыларның киемнәре һәм көнкүреш әйберләре һәм башкалар саклана. Гыйбадәтханә башлыгы Роман сөйләгәнчә, музей фонды иске обряд гаиләләре тапшырган яңа экспонатлар хисабына даими тулылана. «Кызганычка каршы, иске обрядчылык турында аз нәрсә билгеле, ә билгеле очракта да, бик үк объектив түгел, шуңа күрә без музейга мөмкин кадәр күбрәк кеше һәм башкала кунаклары килүен телибез», – дип билгеләде Роман атакай.

Рима Мөхәммәтшина музейны Казанның туристлык картасына кертергә тәкъдим итте – мондый инициатива белән депутатлар шәһәрнең Туризм үсеше комитетына мөрәҗәгать итәчәк.

Аннары депутатлар Островский урамындагы католиклар чиркәвендә булдылар, анда аларны Андрей атакай каршы алды. Ул чиркәүне 1858 елда ачканнары турында сөйләде. 1927 елда бина һәм аның янындагы корылмалар дин тотучылардан тартып алына. Католик җәмгыять үз эшчәнлеген 1995 елда яңадан торгыза. Анда 100-дән артык мәхәллә кешесе, шул исәптән чит ил студентлары, шулай ук төрле халыкара ярышлар вакытында башка илләрдән делегатлар килә.

Депутатларның эш сәфәренең соңгы ноктасы Профсоюз урамында урнашкан синагога Хабад-Любавич булды. Гыйбадәт йорты буенча экскурсияне ТР баш раввины Ицхак Горелик үткәрде. Ул Казанда рәсми рәвештә яһүд общинасы 1897 елда оештырылганын сөйләде. Синагога 1915 елда ачылган, ул вакытта шәһәрдә 1,6 меңнән артык яһүд яшәгән. Профсоюз урамындагы Гыйбадәт йорты 1929 елга кадәр эшләгән, соңыннан хакимият тарафыннан тартып алына һәм анда Мәгариф хезмәткәрләре йорты булдырыла. Йортны яһүдләргә 1995 елда кире кайтарганнар. «Казанда яшәүче һәр яһүд, үзенә һәрвакытта ишекләре ачык йорт барлыгын һәм анда аны кире какмаячакларын белә»,– диде Ицхак Горелик.

Синагога каршында якшәмбе мәктәбе, хор коллективы, сәнгать студиясе булдырылган, «Хесед Моше» хәйрия фонды эшли, ул инвалидларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Шулай ук аз керемле, ялгыз, карт кешеләргә социаль ярдәм программалары да гамәлдә.

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр темасы комиссиянең якындагы утырышында каралачак.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәрнең дини оешмаларында булдылар
Барлык яңалыклар