Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2021, 16:16

Казан шәһәре Думасы депутатлары «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә булдылар

Бу тәүлек буе балаларга һәм яшүсмерләргә социаль-психологик ярдәм күрсәтә торган бердәнбер Россия үзәге.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казан шәһәр Думасы депутатлары девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Дуслык» социаль-тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Бу Казанда гына түгел, бөтен Россиядә 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә тәүлек буе социаль-психологик ярдәм күрсәтә һәм аларны реабилитацияләүне тормышка ашыра торган бердәнбер үзәк. Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары үзәк тарафыннан үткәрелә торган эш һәм балаларның, үсмерләрнең анда булу шартлары белән таныштылар.

Күчмә утырышта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәр Думасы сәркәтибе Альбина Рафикова, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина, Мәскәү районының 5-нче номерлы Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы, полиция подполковнигы Юлия Малова, Казан шәһәре Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Зөһрә Нигъмәтуллина катнашты.

«Дуслык» үзәге эшләгән вакытта биредә авыр тормыш хәлендә калган 1,4 мең бала ярдәм алган. Үзәк директоры Резедә Мифтахова билгеләп үткәнчә, төнге стационар һәрвакыт тулы, һәм аның тулы йөкләнеше белән Казан балаларын социаль юнәлешле учреждениеләргә йә Яшел Үзән районына, йә Норлатка җибәрәләр. Бүген үзәк куәтләрен киңәйтүгә ихтыяҗ бар, дип өстәде ул.

«Дуслык» республикада яшьләр сәясәтенең уникаль һәм бердәнбер учреждениесе булып тора, анда балалар һәм яшүсмерләр үзәктә яшәү мөмкинлеге булган социаль реабилитацияне уза алалар, дип билгеләп үтте А.Фәизов. «Мондый алым аркасында яшүсмерләргә беренчел социаль ярдәм күрсәтү генә түгел, ә аларга үзләрен тормышка ашырырга ярдәм итү мөмкинлеге дә бар», – дип ассызыклады ул.

Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Евгений Чекашов утырышта катнашучыларны үзәкне киңәйтү идеясен хупларга чакырды. Ул шәһәрнең башка районында үзәк филиалын ачу мөмкинлеген карарга кирәклеген билгеләп үтте, шулай ук Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты составындагы үзәкне саклап калырга кирәклеген ассызыклады.

Үз чиратында Казан шәһәр Думасы сәркәтибе Альбина Рафикова үзәк эшчәнлеге проблемаларын хәл итү буенча ведомствоара очрашу оештырырга тәкъдим итте.

Утырышка нәтиҗә ясап, очрашуда катнашучылар «Дуслык» үзәге җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә балаларның һәм яшүсмерләрнең катлаулы категориясе белән генә түгел, ә аларның гаиләләре белән дә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәген үстерү һәм эшләтү мәсьәләләрен депутатлар Казан шәһәре Думасының даими комиссияләре утырышларында киңәйтелгән составта караячак.


Барлык яңалыклар