Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2021, 19:08

Казан шәһәре Думасы депутатлары инвалидларга һөнәри белем бирүне оештыру һәм спорт объектларында шөгыльләнү мөмкинлеге белән танышты

Алар Казан сәүдә-икътисадый техникумында һәм «Триумф» спорт комплексында булдылар.

Фото: Казан шәһәр Думасы

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). 18-нче ноябрьдә шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия депутатлары кергән эшче төркем мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру мәсьәләсен өйрәнүне дәвам итте. Депутатлар Казан сәүдә-икътисадый техникумында (Энгельс урамы, 12) һәм «Триумф» спорт комплексында (О.Кошевой урамы, 19) булдылар.

Казан сәүдә-икътисадый техникумы директоры Разия Савченко билгеләп үткәнчә, учреждение Татарстанда инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру һәм үстерү буенча төп һөнәри белем бирү оешмасы булып тора. Техникум базасында республиканың «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү төбәк үзәге булдырылган һәм эшли. Депутатлар билгеләп үткәнчә, учреждениедә инвалидлыгы булган студентларның һөнәри үзбилгеләнеше өчен, шулай ук алга таба шәхес буларак һәм һөнәри үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган.

 

«Кызганычка каршы, «Абилимпикс»та катнашучыларны эшкә урнаштыру мониторингы нәтиҗәләре буенча республика кызыл зонада. 1374 чыгарылыш студентының 288-е эшкә урнаштырылган», – дип сөйләде Разия Савченко.

Төп сәбәпләр арасында ул инвалидлыгы булган затларның эшкә урнашуга мотивациясенең түбән булуын билгеләп үтте. Фикер алышу барышында шулай ук студентларның физик мөмкинлекләренең укыту өчен сайлап алынган компетенцияләргә туры килмәве, русча-ишарә теленә тәрҗемәчеләр, сурдотәрҗемәчеләр һәм предприятиеләрдә остаз-тьюторларның булмавы, предприятиеләрдә эш урыннарын оештыру проблемалары кебек сәбәпләр дә аталды.

«Триумф» спорт комплексында директор Роман Ивачев депутатларны мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөзү белән шөгыльләнә торган шартлар белән таныштырды. Спорт комплексы пандуслар, тактиль плитка, аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен бәдрәф белән җиһазландырылган, биредә лифт, шулай ук коляскаларда хәрәкәтләнүче кешеләргә суга төшәргә мөмкинлек бирә торган күтәрткечләр бар.

 

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов, тудырылган шартларга карамастан, йөзү белән шөгыльләнүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны күп түгел, комплекс зур аудиториягә хезмәт күрсәтә ала, дип билгеләп үтте. Депутат Илгиз Фәхриев халыкка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен йөзү белән шөгыльләнү мөмкинлекләре барлыгы турында мәгълүмат җиткерүне киңәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Танышып йөрү вакытында яңгыраган барлык сорауларны һәм проблемаларны депутатлар контрольгә алды.

Барлык яңалыклар