Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2020, 15:47

Декрет ялындагы Казан әниләре өчен бушлай укыту курслары оештырылган


(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Декрет ялында булган Казан хатын-кызлары, курсларда бушлай белем алып, яңа һөнәр үзләштерә ала.

Яшь әниләргә маникюр, ЭВ һәм ВМ операторы, мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбиячесе, пешекче, кондитер, визажист, флорист, ландшафт дизайнеры буенча белгечкә укырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, 1С кулланучы кебек юнәлешләр буенча курслар оештырыла: «Предприятие», «Сәүдә идарәсе», «Хезмәт хакы һәм персонал белән идарә итү», дип хәбәр итә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.

Әлеге мөмкинлектән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм даими Казан пропискасына ия хатын-кызлар куллана ала.

Курслар төркемнәр җыелып беткәч ачылачак. +7(843)273-90-95 (Совет районы буенча Мәшгульлек үзәге) һәм +7(843)562-48-09 (Казан Мәшгульлек үзәге) телефоннары буенча өстәмә мәгълүмат алырга, шулай ук укырга язылырга мөмкин.
Барлык яңалыклар