Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2020, 16:16

Казан әниләре өчен декрет ялында яңа һөнәрләргә өйрәтү курслары оештырылды

Фото: Денис Гордийко


(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Декрет ялында булган Казан хатын-кызлары, курсларда бушлай белем алып, яңа һөнәр үзләштерә ала.

Яшь әниләргә маникюр, ЭВ һәм ВМ операторы, чәчтараш, кондитер, визажист, 1С кулланучысы: Предприятие, 1С кулланучысы: «Сәүдә белән идарә итү», бухгалтер һөнәрләрен үзләштерергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте.

Әлеге мөмкинлектән өч яшькә кадәрге баланы карау буенча ялда булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган һәм даими Казан пропискасына ия хатын-кызлар куллана ала.

Курслар төркемнәр җыелып беткәч ачылачак. Өстәмә мәгълүматны алу, шулай ук укырга язылу өчен +7(843)273-90-95 (Совет районы мәшгульлек үзәге) һәм +7(843)562-48-09 (шәһәр мәшгульлек үзәге) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Барлык яңалыклар