Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.09.2021, 12:24

DigitalSkills – 2021 катнашучылары өчен аэропорт белән Казан арасында өстәмә поездлар җибәреләчәк

WorldSkills стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә тармак чемпионаты «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә 21-нче сентябрьдән 23-нче сентябрьгә кадәр узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Татарстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills DigitalSkills – 2021 стандартлары буенча III тармак чемпионаты уздырылу сәбәпле, 21-нче сентябрьдән 23-нче сентябрьгә кадәр аэропорт белән Казан арасында өстәмә шәһәр яны поездлары эшли башлый.

It-белгечләр ярышлары «Казан Экспо» Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак. Өстәмә поездлар түбәндәге җәдвәл буенча арадаш тукталышларсыз йөриячәк:

6730-нчы номерлы Казан – Аэропорт поезды 9:20 сәгатьтә китә, 9:40 сәгатьтә килә;

6732-нче номерлы Казан – Аэропорт поезды 10:50 сәгатьтә китә, 11:10 сәгатьтә килә;

6733 -нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 13:16 китә, 13:36 сәгатьтә килә;

6731-нче номерлы Аэропорт – Казан поезды 15:16 сәгатьтә китә, 15:36 сәгатьтә килә.

Шулай ук Казан – Аэропорт – Казан маршрутында даими нигездә алты пар шәһәр яны поезды пассажирларны йөртә. Казан станциясеннән алар 7:40, 9:40, 12:25, 14:45, 18:10, 19:46, Аэропорт станциясеннән 6:35, 8:50, 11:30, 13:45, 17:15, 18:54 сәгатьтә китә. Бу составлар барлык тукталышлар белән дә бара.

Маршрутлар буенча өстәмә мәгълүматны «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмати стендларда, «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе сайтында һәм тәүлек буе эшли торган 7(937)625-04-33 телефоны аша алырга мөмкин.

Чемпионат Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (WorldSkills Россия) тарафыннан Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы кысаларында оештырылды. Тармак чемпионатында урта һәм югары белем алучы студентлар, кече, урта һәм эре эшмәкәрлек предприятиеләре хезмәткәрләре катнашачак.

Барлык яңалыклар