Бер тәүлек эчендә шәһәр юлларында мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал кулланылган.
Фото: Денис Гордийко
Кар Батурин, Кремль, Новосельская урамнары, шулай ук Ирек мәйданыннан һәм башка урамнардан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 1,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 358 юл эшчесе һәм 413 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр тышкы төзекләндерү комитетында.
Шәһәр юлларында тәүлеккә 1068 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, шул исәптән 247 тонна реагент һәм 821 тонна ком-тоз катнашмасы. Сезон башыннан юл хезмәтләре 7185 тоннага якын бозлавыкка каршы катнашма кулланган.