Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2021, 09:36

Көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 420 юл эшчесе һәм 361 махсус техника чыгачак

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 18,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 420 юл эшчесе һәм 361 берәмлек махсус техника, шул исәптән 54 катнаш юл машинасы, 63 трактор щеткасы, 129 үзбушаткыч, 54 фронталь төягеч, 35 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.

Кар чыгару Авангард, Айдинов, Фатыйх Әмирхан, Батурин, Бауман, Бирюзовая, Васильченко, Воровский, Кол Гали, Гарифьянов, Гафури, Декабристлар, Достоевский, Завод, Рихард Зорге, Нәкый Исәнбәт, Качалов, Кленовая, Короленко, Кремль, Курчатов, Латыш Укчылары, Сул як Болак, Мәрҗани, Каюм Насыйри, Петербург, Уң як Болак, Степан Разин, Самара, Соловки юнгалары, Зәйни Солтан, Техника, Татарстан, Усманов, Клара Цеткин, Чапаев, Чехов, Чистай, Шоссе, шулай ук Мамадыш тракты, Ирек мәйданы, Ямашев проспекты һәм башка участоклардан башкарылачак.

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 18,8 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 756 махсус техника һәм 456 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 483 мең тоннадан артык кар чыгарылган.

Юлларда тәүлек эчендә 264 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 44 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.

Барлык яңалыклар