Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2020, 12:30

Казан Яшьләр парламентына кандидатларны теркәү 22 августка кадәр дәвам итәчәк

Яшьләр парламентын формалаштыру конкурсында 18-35 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Казанның Яшьләр парламентына кандидатларны теркәү 22-нче августка кадәр дәвам итәчәк. Аңа 25 актив яшь кеше керәчәк – иҗтимагый хәрәкәтләр лидерлары, коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр, югары уку йортларының һәм һөнәри белем бирү оешмаларының актив студентлары, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, иҗади һөнәрләр вәкилләре.

Яшьләр парламентын формалаштыру конкурсында Казан территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга, гаризаны, анкетаны тутырырга һәм Яшьләр парламенты әгъзасы буларак шәхси гамәлләр планын тәкъдим итәргә кирәк.

Яшьләр парламенты әгъзалыгына кандидатлар өчен белем бирү модуле 11-нче сентябрьгә кадәр дистанцион форматта эшли, дәгъвачылар теоретик һәм практик белем ала алачак. Моннан тыш, кандидатлар арасында онлайн-дебатлар оештырылачак.

1-7 сентябрьдә ТР дәүләт хезмәтләре порталында кандидатлар өчен тавыш бирү узачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Яшьләр парламентын формалаштыру турындагы карар Казан шәһәр Думасының күптән түгел узган сессиясендә кабул ителде. Аның 25 әгъзасы конкурс нигезендә һәр 2 ел саен сайланыр дип көтелә. Яшьләр парламенты шәһәр яшьләренең хокукый культурасын һәм юридик белемен арттыруга юнәлдерелгән агарту һәм аңлату эшләре алып барырга тиеш. Моннан тыш, яңа орган эше яшьләрдә актив тормыш һәм гражданлык позициясен формалаштыруга, халыкара, Россия һәм төбәк иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлеккә юнәлдереләчәк.
Барлык яңалыклар