Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 13:33

Август ахырына кадәр «Метроэлектротранс» Казанның Җиңү проспектындагы трамвай юлларын төзекләндерәчәк

Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә рельслар әйләнгеч юлга күчерелде.

Фото: «Метроэлектротранс» МУП

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). Казанда «Метроэлектротранс» белгечләре Җиңү проспектыннан алып Зәкиев урамына кадәр булган участокта трамвай юлларын җәя башладылар. Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә, трамвайлар вакытлыча әйләнгеч юл буйлап хәрәкәт итә.

Бүгенге көндә юл хуҗалыгы бригадасы 20 рельс-шпаль рәшәткә җәйгән, 24 стыкны накладкага җыйган, шулай ук вак таш салган. Эшчеләргә ике температура компенсаторы урнаштырырга, 20 рельс-шпаль рәшәткә салырга, рихтовка башкарырга һәм юлларны дөрес итеп урнаштырырга, просадканы бетерергә һәм рельслар арасында норматив араны саклап калу өчен юл тягаларын җиһазландырырга кирәк булачак.

Эшләр көн саен башкарыла, аларны август ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Эш тәмамланганнан соң җәелгән юлларны тикшерү өчен тест режимында трамвай вагоны эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты белән юл чишелеше төзү урынында июль аенда Җиңү проспекты буенча, Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр, Мамадыш трактына таба юнәлештә туры автомобиль юлы ачылды. Җиңү проспекты буенча,
Мамадыш тракты ягыннан Зәкиев урамыннан алып Минск урамына кадәр, автомобиль
хәрәкәте әле дә вакытлыча әйләнеп уза торган юл буенча башкарыла.
Барлык яңалыклар