Бу Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр юл участогы төзегәндә инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 30-нчы июньнән Казанда Гадел Кутуй һәм Бохара урамнары буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте өлешчә ябылачак. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
2022 елның 30-нчы мартына кадәр Гадел Кутуй урамы, Бохара урамыннан алып Гадел Кутуй урамындагы 153-нче номерлы йортка кадәр (корпус 2) участокта ябык булачак. Шул ук чорда Бохара урамындагы 89/4 номерлы йорттан Родина урамына кадәр участокта юл ябылачак.
Бу Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр юл участогын төзегәндә инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле.