Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2020, 16:50

Казанда бердәм тавыш бирү көне: Нюша, Валерия, Клава Кока һәм «Турецкий хоры»

13-нче сентябрьдә «Ак Барс Арена» стадионында кызыклы интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт булачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). 13-нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын бердәм сайлау көнендә, «Ак Барс Арена» стадионы янында күңелле интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт узачак. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башланачак.

11-13-нче сентябрь көннәрендә тавыш биргән һәр кешегә «Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзек рәвешендә чакыру билеты тапшырылачак, ул «Ак Барс Арена» стадионы янындагы якшәмбе интерактив программасына килергә хокук бирәчәк.

Территория берничә тематик участокка бүленәчәк, алар республика һәм шәһәрнең иң якты проектларын тәкъдим итәчәк. «Әдәби ишегалды» интеллектуаль ял итү мәйданчыгында китап күргәзмәләре, Татарстан китап нәшриятыннан күргәзмә-сату, мастер-класслар, буккроссинг оештырыла, ә иң яшь кунаклар өчен әдәби уеннар, рольле укулар һәм викториналар белән программа әзерләнәчәк. Моннан тыш, Казан театрлары артистлары, шагыйрьләре һәм язучылары мәйданчык кунаклары өчен танылган пьесалардан һәм романнардан өзекләр укыячак. Шунда ук татар эстрадасы һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары Резеда Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Сиринә Зәйнетдинова, Фердинанд Фәтхи, Эльвира Хәйруллина, шулай ук TATAR_in лейблы артистлары һәм башкалар чыгыш ясаячак. Әдәби баттл кысаларында яшь әдәбиятчылар үз көчләрен сынаячак. «Әдәби ишегалды» хедлайнеры Россия актрисасы, РФ атказанган артисткасы Ольга Кабо булачак.

Өлкән яшьтәге кунакларга «Тормышны яратучылар» проектын тәкъдир итәчәкләр. Теләге булган һәркем рәсем ясау, социаль-бал биюе һәм зумба буенча мастер-классларда, төрле өләдәге экспертлардан лекцияләрдә катнаша алачак. Биредә мобиль ликбез һәм декоратив-гамәли сәнгать зонасы эшләячәк. Модалы көзге образларны җитлеккән матурлык подиумында катнашучылар тәкъдим итәчәк. Проект спикерлары барлык теләүчеләргә 13 юнәлеш буенча бушлай дәресләргә язылырга ярдәм итәчәк. Язылган һәр кеше фирма сувениры алачак. Мәйданчыкта матур фотозона эшләячәк.

Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен футбол, хоккей, баскетбол һәм гольф кебек спорт төрләре буенча мәйданчыклар әзерләнәчәк. Теләге булган һәркем «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тест сынауларын уза алачак һәм «Яшел фитнес» проектының активлыгында катнаша алачак.

Бәйрәмдә шулай ук спорт мәктәпләре тәкъдим ителәчәк, һәм ата-аналар балаларын яңа уку елында дәресләргә яздыра алачак.

Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен киберспорт һәм виртуаль чынбарлык зонасы, музыка караоке-мәйданчыгы әзерләнгән, анда теләге булган һәркем яраткан җырын башкара ала.

Бәйрәмнең кульминациясе Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт булачак. 16.10 сәгатьтә сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыгачак, 16.45 сәгатьтә Гүзәл Уразованың чыгышы планлаштырылган, 18.00 сәгатьтә - DABRO төркеме. Клава Кока җырларны 18.30 сәгатьтә башкарачак, 19.10 сәгатьтә сәхнәгә Нюша чыгачак. Алга таба 19.50 сәгатьтә Салават чыгышы планлаштырылган. 20.00 сәгатьтә бәйрәм кәефен казанлыларга Валерия бүләк итәчәк, 21.00 сәгатьтә «Турецкий хоры» чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Барлык яңалыклар