Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2020, 14:56

Элла Гафурҗанова: «Минем эшем – ул физик яктан әзерлекле, әхлаклы кеше тәрбияләү»

Фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Элла Гафурҗанова спортчыларны тәрбияләүдә үз тәҗрибәсе турында сөйләде.

Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы октябрь). Бүген Россиядә Тренер көне билгеләп үтелә. Күп кешенең тормышында спорт гаять зур роль уйный – берәүләргә ул шәхси максатларга ирешүдә ярдәм итсә, икенчеләр өчен тормышының бер өлешенә, һөнәри эшчәнлегенә әверелә. Фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе тренеры Элла Гафурҗанова KZN.RU порталы укучыларына спортчыларны тәрбияләүдәге тәҗрибәсе турында сөйләде.

Элла Гыйльфановна, сез фехтование белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз һәм тренерлык эшенә ничек килдегез?

Э.Г.: Бу спорт мәктәбендә мин 12 яшьтән бирле. Төркем җыеласы турында безгә тренер мәктәбебезгә килгәч сөйләде, ул чагында мин беренче тапкыр фехтование турында ишеттем. Минем барлык сыйныфташларым дәресләргә язылды, ә мин ул вакытта акробатика белән шөгыльләндем, миндә фехтование кайгысы юк иде. Шулай килеп чыкты ки, акробатика буенча безнең тренер авырып китте, ә мин бик актив идем, һәм сыйныфташлар мине үз тренировкаларына чакырды. Минем физик форма һәм координация яхшы иде, һәм анда беренче килүемдә үк, тренер миңа алар белән уйнарга тәкъдим итте. Хәрәкәтчән уеннардан соң минем бу мәктәпкә карата мәхәббәтем башланды. Мин үземнең беренче тренерыма гашыйк булдым – бу балалар белән дөрес мөгаләмәдә булган бик энергияле хатын иде.

Минем үз тренерлык эшем дәресләрдән башланды. Мин гомерем буе балалар белән эшләргә теләдем. Башта балалар бакчасында тәрбияче булу хыялы булды. Тора-бара бу теләк балаларны тәрбияләүгә һәм аларга фехтование укытуга әверелде.

Сезнең фикерегезчә, фехтование буенча тренер нинди сыйфатларга һәм белемнәргә ия булырга тиеш?

Э.Г.: Тренерлар эше зур белем таләп итә. Тренерга барысы да салынган – ул укытучы да, психолог та, табиб та, шулай ук кайвакыт әни һәм әти дә. Кайвакыт ул бала турында әти-әнисенә караганда күбрәк белә. Ул грамоталы булырга, биомеханика, анатомия буенча белемнәргә ия булырга тиеш.

Сезгә ничә яшьтә шөгыльләнергә киләләр? Һәм иң яшь спортчылар нәрсәдән башлый?

Э.Г.: Мәктәптә 8 яшьтән балалар җыела. Хәер, минем уйлавымча, хәзер спорт яшәрә. Башлангыч чорда баланы, хәрәкәтчән уеннардан файдаланып, физик яктан әзерлиләр. Шулай итеп, баланың кирәкле сыйфатлары – тизлеге, җитезлеге, координациясе үсә. Ә менә специализация үзе соңрак, күпкә аңлырак яшьтән башлана – якынча 12 яшьтән.

Фехтование – ул бик катлаулы спорт төре, әмма бик кызыклы. Мин аны сәнгать белән чагыштырам. Спортчы корал белән рәссам пумала белән, ә скрипкачы смычок белән эш йөрткән кебек эш йөртә. Коралны тотарга өйрәнергә кирәк, аларга виртуозларча эш итә белергә кирәк, шулай ук аның ярдәмендә дошманны виртуозларча җиңә белергә дә.

Сугышта күп хәрәкәтләр була – спортчыга җайлаша белергә, вакыт һәм дистанцион параметрларны исәпкә алырга, психологик яктан тотрыклы булырга кирәк. Бу бурычлар секунд эчендә хәл ителергә тиеш. Минемчә бу бик яхшы, бала шушы яшьтә үк мондый бурычларны башкара ала.

Сезнең һөнәрегездә иң яраткан нәрсәгез?

Э.Г.: Һәр тренер үз спортчысын тәрбияләргә тели. Мин яңа килгәннәрне тәрбияләүдән башлыйм, аларны билгеле бер яшькә җиткерәм, алга таба алар инде башка тренерларга күчә. Миңа безнең тәрбияләнүчеләрнең аякка басу процессы ошый, алар бит миңа бөтенләй яшь, берни белмичә килә, һәм еллар дәвамында өйрәнүләр нәтиҗәсендә чын спортчыларга әйләнәләр. Минем эшем – ул физик яктан әзерлекле, әхлаклы кеше тәрбияләү.

 

Барлык яңалыклар