Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19-дан 155 кеше сәламәтләнгән.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 7 кеше – 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 14 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 10 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 7 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 4 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1 кеше – 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
28 кеше – Казанда, 4 кеше – Яр Чаллыда, 3 кеше – Югары Ослан районында, 2 кеше – Питрәч районында, берәр кеше – Аксубай, Әлмәт, Апас, Буа, Кукмара, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында яши.
27-нче октябрьгә Татарстанда 8235 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 7096 кеше сәламәтләнде, шул исәптән узган тәүлектә 155 кеше, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 16 мең 550 авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 547 мең 774 кеше авырган, 1 млн 158 мең 940 кеше сәламәтләнгән, 26 мең 589 кеше үлгән.