Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.02.2019, 09:26

Евгений Морозов: "Зөләйха Игнатовның күзләрен ача"

Гүзәл Яхинаның романы буенча төп рольләрнең берсен башкаручы - су астында төшерү, хезмәттәшләре белән эшләү һәм Казанны ачуы турында.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Алсу Сафина). Күн плащ кигән яшь ир-ат атта Кремль янына куркып утырган авыл кешеләрен төягән йөк арбаларын күзәтә. Ул үз бурычын үтәгән кебек – хөкем ителүчеләрне төрмәгә озаткан. Әмма бу әле тарих башы гына, һәм кызылармияче әлеге кешеләр өлешенә генә түгел, ә аның үз өлешләренә нинди сынаулар төшәчәген аңлап та бетерми.

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы күп кенә укучыларның күңелләрен әсир итте, алар хәзер шул ук исемдәге күпсерияле фильмның чыгуын түземсезлек белән көтә (аны "Россия 1" телеканалы өчен "Русское" кинокомпаниясе төшерә). Төп геройларның берсен актер Евгений Морозов уйный. Кино төшерү барышында ул иярдә торырга, чумарга өйрәнгән, моннан тыш, аның Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий, Роман Мадянов кебек танылган актерлар белән уйнау хыялы тормышка ашкан. Су астында төшерү, хезмәттәшләре белән эшләү һәм Казанны ачу турында Евгений Морозов KZN.RUпортал укучыларына биргән интервьюсында сөйләде.

Евгений, фильмда төшәргә кайчан чакыру алдыгыз? Шунда ук чакыруны кабул иттегезме, әллә ниндидер шикләр булдымы?

Е.М.: Әлбәттә, юк. Моңа кадәр мин роман укымадым һәм аның турында берни дә ишетмәдем. "Ниндидер "Зөләйха", ярар, барып киләм", - дип уйладым. Мин режиссерны (Егор Анашкинны – ред.иск.) белә идем, шуның өчен генә бардым. Ул шундый роман барлыгын, фильмда Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий уйнаячагын сөйләде. Мин: "Бу мизгелдән җентекләбрәк сөйлә әле", - дип әйттем. Алга таба мин сценарийны, аннары романны укыдым.

Игнатов, әсәрнең төп геройларының берсе, хикәяләү барышында үз юлын үтә, дөньяга карашын үзгәрә. Геройны тою һәм аның күңелендә булган барлык үзгәрешләрне тапшыру авыр булдымы?

Е.М.: Аның хакимияткә, үз эшенә ышанычы бетә. Сценарийны беренче, икенче тапкыр укыгач, бу ир-ат һәм хатын-кыз тарихы икәнен аңладым. Беренче чиратта мин бу тарихны уйныйм, вакыт турында түгел. Гүзәл бу коточкыч хәлләргә үз тарихын бик талантлы итеп куйган. Әмма моның асылы үзгәрми – бүген дә мондый тарихны сөйләргә мөмкин: дөрес, чын хатын-кыз ир-ат янына килә һәм аның күзләрен ача. Хәер, "Зөләйха күзләрен ача" романының исемен дә мин Зөләйха күзләрен нәкъ менә ир-атка ача, дип шәрехлим, бу минем актер буларак фикерем. Мин беренче чиратта бу хакта сөйлим.

Яшүсмер чактан ук Игнатов пистолет белән йөгерергә күнеккән. Ир-атлар өчен бу бик кызык, безгә шул рәвешле үзеңне әһәмиятле итү ошый. Безгә, ир-атларга, чираттагы сугышны башларга, хатын-кызга өенә килеп, күзләренә "Мин сине яратам" дип әйтүгә караганда җиңелрәк. . Кызганычка каршы, бу безнең табигатьтә салынган. Башта бу абсолют "Мин - герой" була, барысында да ата, хакимият өчен була. Ул вакыт турында күбрәк укыган саен, алар өчен нинди лозунглар булуы барыбер икәнен ныграк аңлыйм. Партияне алыштырсаң, нәрсәне дә булса алыштырсаң, алар барыбер йөгерер иде, чөнки бу үзенә тарта. Моннан тыш, Игнатов, күп кенә ирләр кебек үк, үз адресына, бигрәк тә хатын-кызлардан бернинди тәнкыйть сүзләре дә түзми. Ул аны үз яныннан куган хатын-кызны очрата. Эчүгә сабыша. Аннары ул тәнкыйтькә әзер булып килә һәм хатын аны кабул итә. Минем өчен бу мөһим.

Хәлләр, хакимият, ил – боларның барысын да үзгәртергә мөмкин, әмма асылы үзгәрми, романның, Гүзәл ачкан башка нәрсәләрдән тыш, гениальлеге шунда.

Гүзәл Яхина белән аралаша алдыгызмы?

Е.М.: Бер тапкыр, ул мәйданга килгәч. Мин шул вакытта беренче тапкыр Семрук бистәсен күрдем (декорацияләр Лаеш районында төзелгән – ред.иск.), бу хакта, персонаж турында бик аз гына сөйләштек.

Кемне уйнарга кызыклырак - заманча геройлар яки башка чор персонажларынмы?

Е.М.: Әйе, мин бу плащны 10 минут буе киям, ул авыр, күн, шул чорныкы. Тик мин аңа күнектем. Эш антуражда түгел, ә драматургия материалында, персонажны көткән юорылышлар белән бәйле. Минем героем бөтен нәрсәне кичерә. Сергей Васильевич Маковецкий бу роль - аның хыялы, диде. Һәм ул һәрвакыт әйтә иде, әгәр дә яшьрәк булса, бу рольне тартып алыр иде. Тик юк, мин барыбер уйнар идем (көлә). Әгәр бу заманча тарих булса, аны да уйнау бик кызык булыр иде.

Әгәр сезнең фильм буенча партнерыгыз турында сөйләсәк, аларның тәҗрибәсен алдыгызмы?

Е.М.: Әлбәттә, алар барысы да космик кешеләр. Рома Мадянов белән бергә бистәдә генә төштек. Сергей Васильевич Маковецкий, Саша Бәширов, Чулпан, Юлия Пересильд – тормышка ашкан хыял. Алар белән эшләү өчен бик зур бәхет булды. Алар янында кадрда ялганлап, әзерлексез килеп булмый - син актерлык эшчәнлегенең башка дәрәҗәсенә ирешәсең һәм башкача булдыра алмыйсың.

Бүген массакүләм сәхнә вакытында сезне атта күрдек. Кинога кадәр ат өстендә йөрдегезме?

Е.М.: Юк, ат өстендә йөрү өчен махсус укыдым, берничә дәрес алдым. Кыенмы - кыен түгелем, башка чара юк.

Ә тагын нәрсәгә өйрәнергә туры килде?

Е.М.: 6 м тирәнлеккә чумарга. Елгадагы күренешләрне бассейнда төшердек. Тирән чумарга, тирән сулыш алырга өйрәнергә туры килде, шулай ук берничә дәрес алдым. Күнекмәләр алганда бик яхшы килеп чыкмый иде. "Камера! Мотор! Башладык" сүзләреннән соң чумдым да, барысы да яхшы узды.

Китапның финалы ачык - Зөләйха улы туып-үскән Семруктан чыгып китә. Герой Игнатов язмышын сез ничек күрәсез?

Е.М.: Ниндидер тыныч тормыштыр, мөгаен. Язмыш җәзасын белмим – без хәл итмибез, ул бик күп ялгылар эшләде, алар өчен үзе түлиме, аның балаларымы - белмим. Мин бу кеше урынында тыныч кына, тырышып яшәр идем, бәлки, кемгәдер ярдәм итәр идем. Игнатов үзенең нәрсә эшләгәнен аңлый, тынычлана алырмы икән, белмим.

Кино төшергәнче сез Казанда булдыгызмы?

Е.М.: Юк, Мин Казанда беренче тапкыр. Мин Татарстан, Казан, татарлардан бик канәгать, миңа монда бик уңайлы. Монда әле тагы килермен дип уйлыйм. Мин үзем өчен бу матур шәһәрне, кешеләрне ачтым, монда үз дөньям сизелә.

Барлык яңалыклар