Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2021, 13:17

Камал театрының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалистлары территорияне өйрәнде һәм актерлар белән очрашты

Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япония белгечләре өчен кереш семинар Казанда 27-нче ноябрьдән 28-нче ноябрьгә кадәр узды.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Казанга Г.Камал исемендәге театрның архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык халыкара конкурс финалистлары килде. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән 22 финалист өчен кереш семинар 27-нче ноябрьдән 28-нче ноябрьгә кадәр узды. Кунаклар Татарстанның ландшафтын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен өйрәнделәр, шулай ук актерлар һәм театр җитәкчелеге белән очраштылар.

Финалистлар театр бинасы төзеләчәк территорияне карадылар, урынның үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Үз чиратында экспертлар аларга визуаль доминантлар, территориянең шәһәр төзелеше ягыннан күзаллануы һәм транспорт элемтәләре турында сөйләделәр, чөнки концепциядә чагылырга тиешле төп бурычларның берсе – яңа бина районында җәмәгать транспортын үстерү.

Соңрак Казан Кремлендә эшлекле очрашу булды, анда архитекторлар сорауларыннан соң барлыкка килгән функциональ биремдәге үзгәрешләр турында фикер алышынды. Кунаклар шулай ук аларны кызыксындырган барлык сорауларны экспертларга һәм киләчәк төзелеш өчен җаваплы ведомстволар вәкилләренә бирә алдылар. Очрашуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, ТР Президенты ярдәмчесе һәм конкурсның эксперт советы рәистәше Наталия Фишман-Бекмамбетова, театр директоры Илфир Якупов, функциональ бирем автордашы Мария Игнатьева һәм башкалар катнашты.

Казан Мэры Илсур Метшин конкурс финалистларын видеоэлемтә аша сәламләде. «Соңгы еллар Татарстанда мәдәни учреждениеләрне үзгәртеп кору белән билгеле – район мәдәният йортларыннан башлап төп татар театрына һәм башкаланың иң зур китапханәсенә яңа сулыш өрелде. Татарстан – мәдәнияткә ярдәм итү һәм икътисадның креатив секторын үстерү күзлегеннән караганда Россиянең алдынгы төбәге. Республика даими рәвештә федераль программалар өчен сынау мәйданчыгы булып тора һәм яңа тәҗрибәләр уйлап таба, аннан аларны бөтен илгә җәелдерә. Камал театрының яңа бинасын эшләүгә конкурс – Казанның мәдәни үсешенең яңа этабы. Эш ачыклык һәм партнерлык принципларында алып барыла», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Казанның баш архитекторы катнашучыларга сайланган территориядә проектларны максималь рәвештә гармонияле күренерлек итеп тудыруны сорап мөрәҗәгать итте.

Үз чиратында Наталия Фишман-Бекмамбетова билгеләп үткәнчә, катнашучыларга татар тарихы белән танышу, аларның мәдәниятен белү бик мөһим. «Сез территорияне карадыгыз, баш архитектор белән шәхси консультацияләр узачак. Техник мәсьәләләр бик мөһим, әмма иң мөһиме – урынның рухын тою, халыкның эчке мәдәниятен аңлап, аны җиткерергә тырышу», – дип ассызыклады ул.

Финалистлар театрның үзендә дә булды. Алар сәхнә астына төштеләр, гримеркаларны карадылар, түбә астында урнашкан бутафор цехына күтәрелделәр, анда элеккеге һәм заманча спектакльләрдән 1 меңнән артык костюм күрделәр.

Конкурста катнашучылар шулай ук режиссерлар Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтова тарафыннан махсус архитекторлар өчен әзерләнгән «Тамашачы тамашасы» спектаклен карадылар. Спектакльдә профессиональ актерлар гына түгел, ә шәһәрлеләр дә катнашты, алар театрның яңа бинасына карата үз кичерешләре белән уртаклаштылар, өметләре турында сөйләделәр, теләкләрен әйттеләр. Күрсәтү тәмамланганнан соң эксперт советы рәистәшләре Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм Илфир Якупов спектакльдә катнашучыларны конкурсның эксперт советына керергә чакырдылар.

Икенче көнне, 28-нче ноябрьдә, финалистлар Казан буйлап экскурсиягә чыктылар. Алар Иске Татар, Сукно һәм Архангельск бистәсенең тарихы, тормыш-көнкүреш һәм шәһәр мәдәнияте турында белделәр. Экскурсия ТР Милли китапханәсендә тәмамланды, анда финалистларны татар язуы тарихына багышланган инсталляция һәм «Татар китапларының глобаль дөньясы» күргәзмәсе шаккаттырды.

Театрның кече сәхнәсендә «Камал театры 2056 елда» ток-шоуы узды, анда театр директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм баш рәссам Сергей Скоморохов катнашты. Модератор булып МАРШ архитектура мәктәбе укытучысы Александр Острогорский чыгыш ясады. Дискуссиядә катнашучылар театрның мәдәни контексты, аның интеллектуаль һәм иҗади тарихы һәм аның хәзерге заман тамашачысына нәрсә тәкъдим итүе, төрки театрның традицияләре, танылган спектакльләр, заманча визуаль мәдәният турында фикер алыштылар.

Семинар ахырында катнашучылар Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар һәм автор Таня Черногузова комментарийләре белән «Юха» фэшн-фильмын карадылар.

Искәртеп узабыз, архитектура конкурсына 23-нче июльдә старт бирелде. Аның инициаторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры булды. Конкурс ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм «ТР шәһәрләре үсеше институты» Фонды ярдәмендә уза. 12-нче октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты.

Барлык яңалыклар