Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.10.2020, 13:30

Казанда шәһәр маршрутларына 37 яңа газ-мотор ягулыгында эшли торган автобус җибәрелде

Күчмә состав 45 нче һәм 36 нчы маршрутлар буенча хәрәкәт итә.

Фото: Транспорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче октябрь). Казанда җәмәгать транспорты маршрутларына газ-мотор ягулыгында эшләүче 37 яңа автобус хезмәт күрсәтә. 45-нче номерлы «Ферма-2 – Су Анасы» маршрутында пассажирларны 23 яңа автобус йөртә, 36- нчы номерлы «Кием-салым базары – Осиново» маршрутында – 14 автобус.

«НефАЗ» яңа газ-мотор автобусларын Казанга кайтарту «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» федераль проекты һәм «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанның автотранспорт паркы 53 яңа автобус белән тулыланды. Сентябрьдә «ПАТП-4» муниципаль унитар предприятиесе 23 яңа автобус алды, октябрьдә «ПАТП-2» муниципаль унитар предприятиесенә тагын 30 берәмлек күчмә состав кайтарылды.

Беренче 25 яңа автобус рейска 22-нче октябрьдә чыкты. Бүген шәһәр маршрутларына тагын 12 автобус җибәрелде. Транспорт рәсмиләштерү процедурасын үтте, предприятиеләрнең техник хезмәте барлык кирәкле эшләрне башкарды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Барлык яңалыклар