Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2021, 11:01

Балалар өчен Яңа ел бүләкләренең сыйфаты буенча кайнар линия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә эшли

Казанлылардан шалтыратулар 17-нче декабрьгә кадәр кабул ителә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Балалар киеме, азык-төлек, аяк киеме, уенчыклар, яңа ел товарлары, шулай ук әлеге категория товарларына карата гамәлдә булган норматив гигиена таләпләре һәм сыйфаты мәсьәләләре буенча казанлыларга консультацияләрне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе бирә. Кайнар линия 17-нче декабрьгә кадәр эшли.

Шалтыратулар өч номер буенча кабул ителә:

Россия кулланучылар күзәтчелегенең бердәм консультация үзәге – +7(800)555-49-43 (тәүлек буе);

Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясе – +7(843)221-90-16 (эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр);

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе – +7(843)273-15-83 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр).

Исегезгә төшерәбез, шулай ук 10-нчы декабрьгә кадәр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кайнар линия эше дәвам итә, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте. Инвалидлыкны раслаучы документларны күрсәткән очракта шулай ук кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гамәли ярдәм күрсәтелә.

 

Барлык яңалыклар