Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.06.2018, 09:52

Дәүләт автоинспекциясе Әмирхан проспектының 53а номерлы йорты ишегалдында булган һәлакәт шаһитларын эзли

Автомобильчы 68 яшьлек ханымны бәрдерә һәм кача.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь). Хокук саклау органнары 30 майда Яңа Савин районының Әмирхан пр., 53а йортының ишегалдында булган һәлакәт нечкәлекләрен ачыклый. Дәүләт автоинспекциясе 68 яшьлек хатын-кызга зыян китергән һәлакәт шаһитларын эзли.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, автомобильчы, 19.10 сәгатьтә йорт ишегалдыннан чыкканда, юл бирмичә, пенсионер хатынны бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Табиблар хатын-кызда сул тез буыны җәрәхәтен терки. Шаһитларны (843) 533-38-19 һәм 533-38-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә чакыралар.

Шул ук вакытта, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсенең Казан зонасы буенча транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм эксплуатацияләүгә каршы җинаятьләрне тикшерү бүлегендә агымдагы елның март һәм апрель айларында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепләнүчеләрнең затларын ачыклау эшләре дәвам итә. Беренче очракта, 2 мартта 1.00 сәгать тирәсендә Ә.Еники урамының 1-нче йорты янында BMW һәм Renault автомобильләре бәрелешә. Соңгысының пассажиры сәламәтлегенә авыр зыян китергән җәрәхәтләр ала.

Икенче һәлакәт 6 апрельдә 6.45 сәгатьтә Р.Зорге урамының 47-нче йорты каршында була. Nissan автомобилен йөртүче башта электр тапшыру линияләренә, соңрак Mercedes автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә, беренче автомобильнең йөртүчесе һәм 2 пассажиры җәрәхәтләнә, берсенең сәламәтлегенә зур зыян килә. Әлеге һәлакәтләр шаһитларын (843) 533-38-47 номеры буенча шалтыратырга чакыралар.

Барлык яңалыклар