Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2020, 17:18

И.Метшин: «Иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тиражлауның әһәмиятлелеге көннән-көн арта бара»

Казан Мэры БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумында чыгыш ясады.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь, Алена Мирошниченко, Алина Бережная). Казан Мэры, БМОның Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты (UNACLA) президенты Илсур Метшин бүген бу көннәрдә Казанда уза торган БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумында чыгыш ясады. Пленар утырыш Россия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африканың төрле шәһәрләреннән килгән спикерлар Казандагы мәйданчыкта (Kazan Palace by Tasigo кунакханәсе матбугат үзәгендә) һәм Zoom онлайн-платформасында чыгыш ясадылар. Очрашуда катнашучылар хәзерге заман шәһәрләрендә Тотрыклы үсеш максатларына (ТҮМ) ирешү турында фикер алыштылар.

С.Лавров: «Казанның кунакчыллыгы һәм мәдәни төрлелеге форумны уңышлы үткәрүгә ярдәм итәчәк»

Казан өчен мондый югары дәрәҗәдәге чараны кабул итү зур горурлык, диде Илсур Метшин, форумның пленар утырышын ачып. «Без ачыклык, тигезлек һәм үзара файдалы партнерлык принципларына, шулай ук тотрыклы һәм чәчәк атучы дөньяны төзүнең гомуми максатына тугры калабыз, – дип билгеләде Казан Мэры. – Без тотрыклы үсеш өлкәсендә көн тәртибенең мөһимлеген раслыйбыз. Сезнең белән бергә без БРИКС илләре арасында муниципальара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне ныгыту һәм конкрет инициативаларны тормышка ашыру өчен уртак эш-гамәлләр булдыру зарурлыгын таныйбыз».

Очрашуда катнашучыларга видеомөрәҗәгатьне Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров яздырган. Аның сүзләренә караганда, форум БРИКС дәүләтләре үзидарә органнары вәкилләре аралашу өчен файдалы һәм кирәкле мәйданчык буларак, шәһәр мохите үсешенең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен үз урынын тапкан. «Бүгенге утырыш Россиянең иң борынгы шәһәрләренең берсендә уза, аның мең елдан артыклык тарихы бар. Татарстан башкаласының кунакчыллыгы һәм мәдәни күптөрлелеге форумны уңышлы үткәрүгә ярдәм итәчәк», – диде Россия тышкы эшләр министры.

С.Лавров ассызыклаганча, хәзерге очрашу «бишлек» илләре арасында стратегик партнерлыкны ныгытуда ярдәм итәчәк. «Глобаль сәясәттә, дөнья икътисадында катлаулы вәзгыять фонында форумның үзәк темасы аеруча кискен яңгырый – заманча шәһәрләрдә тотрыклы үсеш максатларына ирешү, – диде ул видеомөрәҗәгатьтә. – Ул Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычны тулысынча чагылдыра – безнең ил гражданнарының иминлеген һәм тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан БРИКС хезмәттәшлеген тагын да ныгыту».

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән шулай ук Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков та мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин укыды.

«Шәһәрләр пандемиядән соң аякка басу чорында дөньяда мөһим роль уйнаячак»

Казанда форумда катнашучы җитәкчеләрнең, экспертларның һәм белгечләрнең күбесе фикер алышына торган мәсьәләләрнең һәм дискуссиянең муниципальара форматының мөһимлеге һәм кирәклеге турында сөйли, дип билгеләп үтте И.Метшин.

Үз нотыгында ул, территориаль урнашуларына карамастан, барлык җирле хакимият органнарының төп бурычы җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү, хокукый һәм финанс каршылыкларын бетерү, барлык халык өчен тигез мөмкинлекләр һәм шартлар булдыру, диде.

«COVID-19 буенча аналитик докладында БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш билгеләп үткәнчә, шәһәрләр һәм төбәкләр пандемиядән соң аякка басу чорында дөньяда мөһим роль уйнаячак. Тотрыклы үсеш максатларын (ТҮМ) тормышка ашыруның иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тиражлау, яңа туган сорауларга вакытында җавап бирү актуальлеге көннән-көн арта», – диде Казан Мэры. Бу шәһәр системалары белән нәтиҗәле идарә итү һәм идарә итү механизмнарын эшләүгә, үзәк, төбәк һәм җирле хакимият органнары арасында үзара хезмәттәшлек итүгә, шәһәр һәм торак пунктларның ачыклыгын, куркынычсызлыгын һәм экологик тотрыклылыгын тәэмин итүгә, мәдәни һәм табигый мирасны саклау һәм саклау инструментларын эшләүгә кагыла.

Быелгы форум үзенчәлекләренең берсе булып «БРИКС плюс» форматын кертү булды, ул дәүләтләрнең региональ партнерларын – БРИКС әгъзаларын җәлеп итте. «Ышанам, бу фикердәшләрнең тотрыклы даирәсен формалаштыру өчен менә дигән мөмкинлек, алар белән безнең күп яклы элемтәләрнең мөһимлеген уртак күзаллау», - дип белдерде Татарстан башкаласы башлыгы.

Казанның төрле илләрдән 56 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар

«Нәкъ менә Казанның халыкара дәрәҗәдә муниципалитетлар вәкилләренең очрашуларын уздыру урыны буларак сайлануы сөендерә. 2019 елда миңа БМОның җирле үзидарә мәсьәләләре буенча Консультатив комитетын (UNACLA) җитәкләү мөмкинлеге бирелде. Аның төп максаты – БМОда җирле үзидарә мәнфәгатьләрен яклау, җирле хакимият органнары һәм милли хөкүмәт арасындагы диалогка ярдәм итү, шулай ук иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу», – дип искәртте Илсур Метшин.

Аның фикеренчә, Казанның казанышлары күпчелек халыкара оешмаларны, челтәрләрне һәм тугандаш шәһәрләрне дә кертеп, глобаль партнерлар белән актив муниципальара һәм төбәкара хезмәттәшлек итүгә, шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә халыкара чаралар оештыруга бәйле. Мәсәлән, Казанның төрле илләрдән 56 тугандаш шәһәре һәм партнеры бар, шул исәптән БРИКС оешмасы әгъза- дәүләтләреннән. 

Моннан тыш, Татарстан башкаласында «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият органнары» бөтендөнья оешмасының Евразия бүлекчәсе штаб-фатиры урнашкан. Аңа дөньяның 12 иленнән 300-дән артык шәһәр керә. Алар бергә глобаль карарлар кабул итү процессында җирле һәм төбәк хакимиятләре ролен ныгыту буенча эшлиләр.

Шулай итеп, «Сәламәт Казан», «Яшел рекорд», «Игелекле Казан», «Экологик үсеш», «Мәдәниятара аңлашу» проектларында күп кенә бурычлар хәл ителде. Татарстан башкаласының социаль-икътисадый үсешенә шәһәрдә Универсиада, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы, футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills эшче һөнәрләре буенча Бөтендөнья чемпионаты уздыру ярдәм итте.

«Казан - ачыктан-ачык чагылган мультимәдәни һәм поликонфессиональ составлы мегаполис»

Спорт, медицина, җәмәгать киңлекләренә стратегик инвестицияләр Казандагы тормыш сыйфатын яхшыртуга китерде, дип билгеләде Илсур Метшин. Ул өстәп әйткәнчә, бу бөтен дөньяга танылган Ли Куан Ю премиясенең конкурс комиссиясе тарафыннан югары бәяләнгән. Ә 2018 елда Казан беренче тапкыр Гуанчжоу шәһәр инновацияләренең IV Халыкара премиясе финалистлары арасына керде.

Татарстан башкаласы Мэры фикеренчә, халыкара премияләрдә, конкурсларда, тикшеренүләрдә катнашу – башка шәһәрләр белән диалогны җайлауның тикшерелгән һәм нәтиҗәле ысулы, тәҗрибә һәм эшчәнлек нәтиҗәләре белән уртаклашу. «Без, башка шәһәрләрнең уңай тәҗрибәсен үзләштерү өчен, дөнья дәрәҗәсендәге төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә омтылабыз», – дип ассызыклады И.Метшин. Әйтик, 2019 елдан башлап Казан «музыка»юнәлеше буенча ЮНЕСКО креатив шәһәрләре челтәренә керә. Ә агымдагы елның сентябрендә шәһәр рәсми рәвештә ЮНЕСКОның белем алучы шәһәрләренең Глобаль челтәренә кертелде.

«Казан ачык-ачык чагылган мультимәдәни һәм поликонфессиональ составлы мегаполис булып тора. Мәдәни, дини һәм телләрнең күптөрлелеге гармониясендә шәһәрдә якынча 1,2 млн кеше – 115 милләт вәкиле яши. Казан уникаль мәдәни кодка ия. Шуңа күрә безгә мәдәниятара диалог булдыруга ярдәм итәргә, күпсанлы мәдәният һәм милләт вәкилләрен интеграцияләү өчен шартлар тудырырга кирәк”, – диде Казан Мэры.

«Шәһәр халкының иминлеген һәм сәламәтлеге турында кайгыртуны тәэмин итү безнең өчен төп бурычларга әйләнде»

Коронавирус инфекциясе пандемиясе Тотрыклы үсеш максатларын үтәү процессына төзәтмәләр кертте. «Берничә ай дәвамында безне чолгап алган дөнья тамырдан үзгәрде. Без өр-яңа һәм барыбыз өчен дә куркыныч булган чынбарлык белән очраштык. Вирус таралуга бәйле чикләүләр шәһәр икътисадында чагылды, безне үсеш программаларын яңадан карарга, шәһәр идарәсен һәм халык белән аралашуны яңа чынбарлыкка оператив рәвештә җайлаштырырга мәҗбүр итте. Бу вәзгыятьтә шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү һәм сәламәтлеге турында кайгырту безнең өчен төп бурыч булды», – дип белдерде И.Метшин.

Аның сүзләренчә, глобаль дөнья шартларында шәһәрләр алдында охшаш мәсьәләләр тора. Килеп туган вәзгыятьтә халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итәргә, аны гамәлгә ашыруның яңа форматларын эзләргә һәм җирле дәрәҗәдә Тотрыклы үсеш максатларын гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре белән алмашырга кирәк.

«Социаль һәм мәдәни казанышларны якларга һәм аларның үсешенә ярдәм итәргә кирәк, мәдәни мирасны саклау, иминлек, әйләнә-тирә мохитне саклау, сәламәтлекне саклау һәм һәр кешене лаеклы эш белән тәэмин итү өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә күп яклы алымнар уйлап табарга һәм гамәлгә ашырырга кирәк», – дип ассызыклады Казан шәһәр башлыгы.

«Безнең максат – гражданнырның уңайлы тормышына басым ясап, кешелеклерәк дөнья төзү»

Пленар сессиядә шулай ук Россиянең, Кытайның, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикасының башка шәһәрләре вәкилләре чыгыш ясады. Фикер алышуда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасы генераль секретаре Эмилия Сайз, Мәскәү Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бразилия муниципалитетлар ассоциациясе башкарма директоры Эдуард Тадеу сөйләвенчә, иң мөһиме – муниципалитетларны саклау һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм тотрыклы үсешкә ирешү өчен инвесторларны җәлеп итү. «Безнең максат – гражданнырның уңайлы тормышына басым ясап, кешелеклерәк дөнья төзү», – дип ассызыклады ул.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының Азия-Тын океан бүлеге (Индонезия) генераль секретаре Бернадия Иравати үз докладында билгеләп үткәнчә, ТҮМны гамәлгә ашыру өчен бөтен җирле хакимиятне эшкә җәлеп итәргә кирәк. Шул ук вакытта халыкара хөкүмәт катнашында фикер алышу оештыру да мөһим. Бернадия Иравати фикеренчә, алар повестканы тормышка ашыруны җиңеләйтергә һәм җирле хакимиятләргә тотрыклы үсештә турыдан-туры ярдәм күрсәтергә тиеш.

Коронавирус пандемиясе чорында гражданнарның уңайлы тормышы ничек тәэмин ителүе турында Мумбаи шәһәре (Һиндстан) мэры Кишори Педнекарт сөйләде. Ул шәһәрдә медицина учреждениеләре эше оператив рәвештә җайга салынуын, халыкка муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. «Шәһәрләрнең тотрыклы үсешенә халыкка хезмәт күрсәтүләрдән файдалана алырлык итеп, халыкның сәламәтлеге турында кайгыртып ирешергә мөмкин. Шуңа күрә бөтен ил өчен катлаулы бу чорда без бу юнәлештә эшне көчәйттек», – диде Кишори Педнекарт.

Сиань (Кытай) шәһәре вице-мэры Ван Юн үз эшендә җирле хакимият тотрыклы үсеш максатларына таянып эш итә, дип сөйләде. Ул ассызыклаганча, аларның сәясәте үзәгендә һәрвакыт кеше тора. Аерым алганда, Сианда мәгарифкә зур игътибар бирелә. «Без бик күп мәктәпләр төзибез, авыл җирлегендә интернат-мәктәпләр ачабыз, чөнки белем алу һәркем өчен дә мөмкин эш булырга тиеш», – диде Ван Юн. Шулай ук, спикер сүзләренчә, шәһәрдә сәламәтлек саклау системасына да зур игътибар бирелә. Әйтик, пандемия чорында шәһәрдә 14 көн эчендә COVID-19 белән авыручылар өчен госпиталь төзи алганнар, ә 2022 елга шәһәрдә заманча җиһазландырылган тагын 30 яңа госпиталь төзеләчәк.

Катнашучылар форумның йомгаклау декларациясен кабул иттеләр

Соңыннан катнашучылар БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумының йомгаклау декларациясен кабул иттеләр. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, декларациядә 2030 елга кадәрге чорга тотрыклы үсеш өлкәсендә көн тәртибен һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен ТҮМны гамәлгә ашыруның мөһимлеге ассызыклана. Документ БРИКСта РФ рәислеге сайтында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак.

«Максатларыбыз уртак – без шәһәрләребезне төзек, комфортлы, имин, уңайлы һәм яхшы итеп күрергә телибез. Яшәргә, укырга, эшләргә һәм иҗат итәргә теләгән һәркем өчен тигез мөмкинлекләре булган шәһәрләр белән, – дип йомгаклады И.Метшин. – Ышанам ки, Бүген Казанда узган БРИКС илләре муниципаль берәмлекләре һәм тугандаш шәһәрләре форумы үзен актив фикер алышу һәм муниципалитетлар арасында хезмәттәшлекне ныгыту, глобаль проблемаларны хәл итүдә аларның ролен арттыру, шәһәрлеләрнең тормышы тагын да уңайлырак булсын өчен иң яхшы тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп танытты».

Форум ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн-концерт белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда БРИКС илләре һәм шәһәр муниципаль берәмлекләре форумы хәзерге шәһәрләрдә тотрыклы үсеш максатларына ирешүгә багышланган. Ул «БРИКС плюс» форматында узды, аңа бөтен дөньядан тугандаш шәһәрләр чакырылды.

Оешмада Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Россотрудничество, Мәскәү Хөкүмәте, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы (ОГМВ), Бразилия шәһәрләренең милли ассоциациясе, чит илләр белән дуслык ассоциациясе, Көньяк Африка җирле хакимиятләре ассоциациясе, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе, Кытайның Казандагы генераль консуллыгы һәм башкалар катнашты.

 

Фоторепортаж
БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, 20.10.20
Видеорепортаж
20.10.2020 17:29
БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, 20.10.20
Барлык яңалыклар