Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2020, 09:46

И.Метшин: «Иҗади кешеләр өчен үзизоляция - җиңел вакыт түгел, әмма бу илһам килүгә йогынты ясарга тиеш түгел»

Казан Мэры Кариев театрының үзизоляция режимы чорындагы эше белән танышты.


(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель, Алинә Бережная). Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры премьерасы май аенда узарга тиешле «Корт» онлайн-спектаклен тамашачыларга тәкъдим итәргә әзерләнә. Коронавирус инфекциясе таралу аркасында театр, шәһәрнең күп кенә башка мәдәни учреждениеләре кебек үк, март уртасында тамашачылар өчен ишекләрен япты. Кичә үзизоляция режимы чорында театр эше белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты: шәһәр башлыгы театр сәхнәсе артында булды, спектакльләргә әзерлек барышын күрде һәм труппа артистлары белән аралашты.

Казан Мэры өчен Г.Кариев исемендәге театр буенча экскурсияне мәдәният учреждениесе директоры Гүзәл Сәгыйтова үткәрде. Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында театр сәхнәсендә спектакльләрне 19-нчы марттан бирле күрсәтүдән туктатканнар. Әмма театр үз эшчәнлеген туктатмаган, ә онлайн-киңлеккә күчкән. «Башта гадәти түгел иде, болай эшләп булмый дип уйладык, театрның төп үзенчәлеге - артист белән тамашачы арасындагы бәйләнеш бит, әмма эшнең мондый форматы да мөмкин һәм уңай нәтиҗә күрсәтергә сәләтле булып чыкты», - дип сөйләде Г.Сәгыйтова.

Яңа шартларга Татар яшь тамашачылар театры тиз җайлашкан - театр сөючеләр хәзер яраткан куелышларны онлайн режимда карый ала. Ачык кулланылышта агымдагы репертуар куелышларының видеоязмалары тәкъдим ителә. Алар арасында «Кәҗүл читек», «Акыллыбаш» һәм соңгы премьераларның берсе, «Тантана» премиясенең «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүчесе - «Хикмәт әкиятләре». Казан Мэры әлеге спектакльләрне карауның бәясе күпмегә төшүе белән кызыксынды. «Спектакль язмаларын махсус язылып карап була, ә аларның бәясе театр билеты бәясенә туры килә», - дип җавап бирде Г.Сәгыйтова. Аның сүзләренчә, барлык онлайн-куелышлар рус телендәге субтитрлар белән күрсәтелә. Апрель башыннан мондый спектакльләргә 100-гә якын билет сатылган. Якын арада Фәнәвил Галиевнең «Корт» спектаклен онлайн-трансляцияләү булачак, аның премьерасы май аенда театр сәхнәсендә узарга тиеш иде. Моннан тыш, спектакльләрнең архив видеоязмаларын бушлай карарга мөмкин.

Театр стандарт булмаган эш форматына күчүгә карамастан, биредә иҗади тормыш кайнавын дәвам итә. Казан Мэрының кече сәхнәгә визиты вакытында театр артисты Фирүзә Зиннәтуллина «Тылсым» проекты өчен әкият укыды - тамашачылар Youtube-каналы аша әкиятләрне карый яки «Вконтакте» социаль челтәрендә аудио форматында тыңлый ала.

Илсур Метшин шулай ук төп сәхнә урнашкан залны карады. «Гадәти көннәрдә театрның һәр почмагында нәрсәдер була - репетицияләр, бию һәм вокал дәресләре, укулар», - дип сөйләде Г.Сәгыйтова. Үзизоляция режимы чорында биредә «Калеб» иҗат берләшмәсе планнары онлайн режимда уза, аңа Татарстанның яшь театраллары, шагыйрьләре, музыкантлары, рәссамнары һәм режиссерлары керә. 1-нче октябрьгә иҗат берләшмәсенең «Безнең җыр» дигән зур концерты планлаштырылган, шуңа күрә репетицияләр һәм фикер алышулар даими уза.

Илсур Метшин концерт турында фикер алышуга кушылды һәм артистлардан үзизоляция режимында иҗат белән шөгыльләнү ничек узуы турында сорады. Композитор Эльмир Низамов хәзер «Алтын Казан» мюзиклы өстендә эшләве турында сөйләде. «Иҗат өчен кулланып булырлык буш вакыт барлыкка килде, ләкин барыбер тизрәк коллегалар белән очрашып сәхнәгә чыгасы килә», - диде Э.Низамов.

«Иҗади кешеләр өчен үзизоляция - җиңел вакыт түгел, әмма бу илһам чыганагына йогынты ясарга тиеш түгел», - дип билгеләде И.Метшин.

Театр артистлары шулай ук шәһәр башлыгына ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган үз фильмыннан өзек тә күрсәттеләр. Анда республиканың төзелү тарихы сөйләнә. Шәһәр Мэры эшне югары бәяләде, шулай ук якын арада театр сәхнәсендә премьералар тәкъдим ителәчәгенә ышаныч белдерде. «Тамашачы белән җанлы аралашуны, теләсә кайсы театрның энергетикасы һәм аурасын берни дә алыштырмаячак - ул тамашачылар һәм артистлар янәшә булганда гына барлыкка килә ала. Сәхнәгә тизрәк артистлар чыгуын, ә тамаша залын тамашачылар тутырып килүен телим», - диде И.Метшин.

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында шулай ук ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов булды.

Искәртеп узабыз, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының яңартылган бинасы узган елның апрелендә ачылды. Театр офицерлар йорты буларак танылган төзекләндерелгән «Победа» кинотеатрында урнашкан.

Үзизоляция чорында Казанның башка мәдәни учреждениеләре дә интернет киңлеккә күчкән. Мәсәлән, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе YouTube-каналда онлайн-концертлар сериясен гамәлгә ашыра. La Primavera оркестры YouTube  каналында L’arte del arco, «Абязов-фестиваль», «Киләчәк йолдызлары» проектының иң яхшы номерлары булган плей-листларны җыйган. Балалар өчен аерым программа балалар абонементыннан, шулай ук Камал театры актерлары катнашындагы татар телендә әзерләнгән проектыннан эшләнгән. ТР Дәүләт симфоник оркестры архив концертларының видеоязмаларын җыйган, актуаль яңартуларны коллективның рәсми YouTube-каналында, шулай ук Мәскәү филармониясе сайтында карарга мөмкин.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрнең «алтын» коллекциясен театрның рәсми YouTube-каналында күрсәтә, ә премьера спектакльләрен трансляцияләүне билет бәясе буенча офлайн карарга мөмкин. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Театрның алтын фондыннан» рубрикасын трансляцияли. Куелышларны театрның YouTube-каналында карап була. Казан яшь тамашачы театры карантин вакытында театр сайтында һәм YouTube мәйданчыгында үзенең архив спектакльләрен трансляцияли.
Фоторепортаж
И.Метшин Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының үзизоляция чорындагы эше белән танышты
Видеорепортаж
30.04.2020 10:00
Барлык яңалыклар