Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2021, 13:19

И.Метшин: «Бу ел эчке туризмны арттыру өчен зур потенциалга ия»

Казан Мэры төп юнәлешләрне ябуга бәйле рәвештә Россия туристларының мөмкин булган агымына әзерләнергә кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алинә Бережная). 2020 ел ахырында Казанга туристлар агымы кире кайтты диярлек. Бер ел эчендә Татарстан башкаласында 1,7 млн турист булды. Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, килеп туган хәлдә эчке туризмны үстерүгә күбрәк игътибар бирергә кирәк.

«Туристлык тармагының барлык вәкилләренә дә җиңел булмады. Без узган ел пычак йөзе буенча үттек, билгеле бер югалтулар булды, әмма нәтиҗәләр буенча барыбер сизелерлек саннар алдык. Бу ел эчке туризмны арттыру өчен зур потенциалга ия, чөнки барлык төп юнәлешләрнең ябык булачагына шик юк. Кунаклар агымына әзер булырга кирәк, безгә күрше регионнарда яшәүчеләрне һәм, гомумән алганда, россиялеләрне җәлеп итәргә кирәк, – диде Илсур Метшин бүген шәһәр башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә һәм башкарма комитетның профильле бүлекчәләренә агымдагы елда туристлар агымының мөмкин булган артуына әзерләнергә кушты.

Туристлар нигездә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән килгән.

2020 елда туризмны үстерү нәтиҗәләре турында Мэрга туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2020 елда Казанга туристлар агымы 52%-ка кимегән һәм 1,7 млн кеше тәшкил иткән. Мондый кимү фаразланган иде. «Статистикадан үзизоляция айлары төшеп калды, ә бу туристлык сезонының иң актив чоры: март ахыры, апрель һәм май, гадәттәгечә, югары күрсәткечләр белән», – дип билгеләде Дарья Санникова.


Туристлар агымы структурасында 117 мең 18 кеше чит ил гражданнары булып тора, бу узган елга караганда 49 процентка кимрәк. Нигездә, Казан белән Кытай, Казахстан, Мисыр, Төркия, Украина һәм Белоруссия халкы кызыксына. Россия туристларына килгәндә, нигездә алар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Свердловск өлкәсеннән, Чиләбедән, Идел буе федераль округы шәһәрләреннән, шулай ук Алтай, Краснодар краеннан, Кырым Республикасыннан, Caxa (Якутия), Калининградтан килгән.

Туристлык өлкәсендәге хәл турында төп туристик объектларның йөреше дәрәҗәсе сөйли. Аерым алганда, Казан Кремлендә 2020 елда 1 млн 829 мең 882 кеше булган – бу 2019 ел белән чагыштырганда 42 процентка кимрәк. Отель һәм кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 37% тәшкил иткән, бер ел элек бу күрсәткеч 60% булган. Шул ук вакытта коллектив урнашу урыннары саны 8 объектка кимегән, шулай ук ресторан бизнесында трафикның 30%-ка кимүе күзәтелә.

Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 7%ка арткан

Татарстанда коронавирус чикләүләрен этаплап йомшарту туристлык тармагын җанландыруга этәргеч бирде, дип билгеләп үтте Дарья Санникова. Аерым алганда, шәһәрнең гастрономия картасы 11 җәмәгать туклануы бинасы белән тулыланган. Туризм өлкәсендә эшләүчеләр саны 7%-ка артты. Мондый күрсәткечләргә кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең федераль һәм республика чаралары ярдәмендә ирешелде. Аерым алганда, хезмәткәрләрнең санын саклап калу һәм минималь хезмәт хакы күләмендә дәүләтнең кире кайтарылмый торган ярдәме шартларында предприятиеләргә ташламалы кредитлар бирү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, күп кенә эш бирүчеләр читтән торып эшләүгә күчкән, шуның белән чыгымнар оптимальләштерелгән. «Күпчелек дәрәҗәдә бу туристлык агентлыклары һәм туроператорлар хезмәткәрләренә кагылды, чөнки бөтен эшчәнлек онлайн-броньлауга һәм онлайн-сатуларга нигезләнә, күпләр офислар арендаларыннан баш тартырга булды», – дип билгеләде Д.Санникова.

Һава пассажир агымы узган ел 38%ка кимегән

Күрсәткечләрнең кимүе һава ташулары сегментында да күзәтелә. Халыкара пассажир авиаэлемтәсе 5 ай дәвамында ябык булды. Чикләүләр бетерелгәннән соң, Казаннан Анталиягә беренче халыкара рейс 2020 елның 21-нче августында башкарылган. Д.Санникова сөйләвенчә, ел нәтиҗәләре буенча пассажирлар агымы 2 млн 171 мең 601 кеше тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 38%-ка кимрәк. Хәзер Казан аэропортында 42 юнәлештән артык авиарейслар башкарыла, шул исәптән чит илләрнекеләрен дә кертеп, 2019 елга караганда 30%-ка кимрәк.


Пассажирлар агымының кимүе тенденциясе елга туризмы өлкәсендә дә теркәлгән – эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә навигация июньнән октябрьгә кадәр ачылды. Бу чорда 55 мең 329 кеше суднолар йөреше компанияләре хезмәтеннән файдаланды, бу 2019 ел белән чагыштырганда 48 процентка түбәнрәк.

Тимер юл пассажир ташулары өлкәсе азрак зыян күрде, дип билгеләде Дарья Санникова. Ил эчендә ачык юнәлешләр саны шул ук дәрәҗәдә калды.

Катлаулы санитар-эпидемиологик хәл барлык көчләрне Казанның эчке туризмын үстерүгә юнәлтергә мөмкинлек бирде. Дарья Санникова Татарстанның эчке туризмны стимуллаштыру федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру өчен регионнар исемлегенә керүен искәртте. Мәсәлән, 21-28-нче августта туристлар сатып алынган турлар өчен 20%-ка кадәр компенсация ала алган, әгәр турхезмәтләр өчен түләү «Мир» түләү системасы аша башкарылган булса. Кешбек суммасы 5 меңнән 15 мең сумга кадәр тәшкил иткән. Программада Казанның 27 урнашу урыны, шулай ук 9 туроператор катнашты.


Моннан тыш, июньдә «2+1» яки «2 бәясеннән 3 төн» программасы старт алды. Әйтик, кунакханәдә ике төн броньлаганда, кунакка бүләккә өченчесе тәкъдим ителде. Ә кодлы сүз буенча туристлар кафе һәм рестораннарда 25% ташлама алырга мөмкин иде. «Акциядә 23 урнашу урыны һәм 14 җәмәгать туклануы йорты катнашты. Ул 28-нче декабрьгә кадәр эшләде. Акциядән якынча 1,5 мең кеше файдаланды», – дип сөйләде Дарья Санникова. 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.01.2021
Видеорепортаж
25.01.2021 12:04
2020 ел нәтиҗәләре буенча Казанга туристлар агымы 1,7 млн кеше тәшкил итте
Барлык яңалыклар