Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 19:10

И.Метшин: "Хатын-кызның шәһәребез киләчәгенә керткән төп өлеше һәрвакыт аның балалары булды һәм булачак"

Казан Мэры "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" шәһәр бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март, Алена Мирошниченко). Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" шәһәр бәйгесе нәтиҗәләрен бүген Казан Ратушасында чыгардылар. Төп язгы бәйрәм – 8 Март – алдыннан Казан Мэры Илсур Метшин республика һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, рухи тормышына, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларга һәм ир-атларга бүләкләр тапшырды. Конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр арасында мәдәният, спорт, туризм һәм мәгариф эшлеклеләре, завод хезмәткәрләре, табиб-хирурглар, шулай ук алты баланың 32 яшьлек әнисе һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең иҗтимагый оешмасының 81 яшьлек рәисе бар иде.

"Чәчәкләр сыман сез безнең дөньяны бизисез, күңел җылысы белән җылытасыз. Без сезгә гаилә учагының иминлеге, туганнар һәм якыннарыгызны кайгыртуыгыз, балаларда Ватанга мәхәббәт һәм традицион рухи кыйммәтләргә хөрмәт хисләре тәрбияләвегез өчен рәхмәтле. Нәкъ менә хатын-кызларда, сезнең түземлек, тугрылык һәм позитив фикерләү миссиясендә гасырлар дәвамында безнең ил сакланып калды", - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашкан хатын-кызларга шәһәр Мэры.

"Безнең шәһәрдә искиткеч хатын-кызлар яши, алар өчен көн саен яңа үрләргә ирешәсе килә. Мәдәният, мәгариф, фән, сәламәтлек саклау, бизнес, сәнәгать үсешенә керткән өлешегез зур. Алда безнең эшләр күп һәм, әлбәттә, сезнең ярдәмнән башка булмый", - диде ул һәм алда – ТАССР йөз еллыгын бәйрәм итү, дип өстәде.

"Әмма хатын-кызның илебез, республика, шәһәр киләчәгенә керткән төп өлеше, һичшиксез, һәрвакыт аның балалары булды һәм булачак. Шәһәрдә балалар туу белән без һәрвакыт шатланабыз. Узган ел гына да Казанда 21 мең бала туган. Гаиләдә икенче, өченче, дүртенче балалар туу безне куандыра. Бүген залда барлык яшьләр өчен үрнәк булып торучы гаиләләр утыра. Без Казанда, балалар белән гаиләләр үзләрен ышанычлы һәм уңайлы хис итсен өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип ышандырды ТР башкаласы Мэры.

Шулай итеп, бәйгенең төп һәм иң мактаулы номинацияләренең берсе – "Хатын-кыз –ана" булды. Аның атамасы үзе өчен үзе сөйли. Биредә бәйгенең иң югары бүләген узган ел дөньяга өч игезәк бала тудырган дүрт бала анасы Лилия Борһанеева һәм 2018 елда алтынчы тапкыр әни булган 32 яшьлек Альбина Яруллина алдылар. А.Яруллина сөйләгәнчә, аның гаилә тарихы 2003 елда башланган, 2004 елда аның беренче баласы булган. Ире белән алар башта ук гаиләләрендә балалар күп булачагын белгәннәр, өстәвенә аларның икесе дә күп балалы гаиләдән. Шул ук вакытта һәр баланың үсешенә аерым игътибар бирелә. Балалар нәфис гимнастика, бию белән шөгыльләнә, инглиз телен өйрәнә, театр сәнгатен өйрәнә, дзюдо һәм футбол белән шөгыльләнә. "Күп балалы әни булу – бәхет. Миңа калса, балалар – безнең барлыгыбыз, алардан башка тормышның мәгънәсе юк", - дип уртаклаша А.Яруллина.

"Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият" дип "Новая музыка" камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гөлишамбарованы таныдылар. Әйтергә кирәк, бу номинациядә җиңүче - Татарстанда бердәнбер хатын-кыз дирижер.

"Өченче яшь геройларына" аерым игътибар бирелде, алар яшьтәшләренә узган елларның байлыгы белән горурланырга ярдәм итеп кенә калмыйча, ә республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашалар, шулай ук ветераннарны яшьләр белән эшләүгә җәлеп итәләр. Мәсәлән, әлеге номинациядә бүләкне Казанның Совет районы блокадалы Ленинградта яшәүчеләр иҗтимагый оешмасының 81 яшьлек рәисе, 1966 елда аның әгъзасы булган Эльвира Турентинова алды. Ул лаеклы ялга чыкканнан соң актив ветераннар хәрәкәтенә кушылган: "Сәйдәш" мәдәни үзәгенең "Волжанка" хорында җырлаган, чыгышларга сценарийлар язган, концертларны алып барган, район һәм шәһәр ветераннары өчен тематик әңгәмәләр һәм лекцияләр оештыру белән шөгыльләнгән. Моннан тыш, ул ел саен мәктәпләрдә сугыш һәм Ленинград блокадасы турында кызыклы әңгәмәләр үткәрә. "Миңа бүләк иткән ихтирамыгыз өчен рәхмәтлемен. Гомумән, бу булачак эшебезгә аванс кебек. Күпме көч җитсә, шуның кадәр эшләячәкбез", - ди Э.Турентинова. Шулай ук әлеге номинациядә бүләккә 71 яшьлек экскурсовод Надежда Секретова лаек булды, ул үз һөнәренә ярты гасырдан артык гомерен багышлаган. Ул – башкаланың меңъеллык бәйрәменә әзерләнгән Казан буенча беренче видеоэкскурсия авторы. Хәзерге вакытта ул Казан һәм Татарстан буенча яңа гид төзи.

"Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясендә җиңгән "ОсобнякЪ на Театральной" кунакханәсе, шулай ук "Олимп" һәм "ТатарИнн" отельләре директоры Лилия Сабирова Республика бизнесының танылган лидеры булды. Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгариф бүлеге башлыгы Галина Латышованы җәмгыять проблемаларын хәл итү өчен социаль актив кешеләрне берләштергән "Хатын-кыз – лидер" дип таныдылар. Үз вакытында ул мәктәп укытучысы һәм директор булып эшләгән, нәкъ менә бу хәзер аңа бөтен район территориясендә уңышлы белем бирү сәясәтен үткәрергә мөмкинлек бирә. Туризмны үстерү буенча шәһәр комитеты директоры Дарья Санникова узган елда үз өлкәсендә зур нәтиҗәләргә иреште, шуның өчен ул "Хатын-кыз – ел үрнәге" исеменә лаек булды. Конкурста Д.Санниковның шәһәрдә даими рәвештә шәһәр, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендә бүләкләр алган уникаль чараларны оештыруын югары бәяләделәр.

"Минем язмышым – минем һөнәрем" номинациясе Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Быел әлеге номинациядә бүләкләрне Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсенең бишенче разрядлы шомартучысы Зөлфия Насыйбуллина алды, ул тормышының 35 елын әлеге һөнәргә багышлаган. Шулай ук биредә Казан Гипронииавиапромының әйдәп баручы инженеры Вера Матвееваны билгеләп үттеләр. Ул быел предприятиедә эшчәнлегенең 50 еллыгын билгеләп үтә.

Конкурста "Приволжанка" нәфис гимнастика буенча олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Елена Волоцкая аерым билгеләп үтелде. Аның мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында – биш тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, Пекиндагы Олимпия уеннары чемпионы Дарья Шкурихина. "Аерым танылу" номинациясендә җиңүче үз тәрбияләнүчеләренең спорт нәтиҗәләре турында да, аларның психологик торышы турында да кайгырта, алар өчен тренинглар үткәрә. Моннан тыш, ул мәктәп тренерларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү өстендә дә эшли. Шундый мисалларның берсе – 2018 елда узган "Приволжанка Skills" конкурсы.

Моннан тыш, бүгенге чарада һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешкән, шулай ук хәйриячелеккә игътибар бирүче ир-атлар билгеләп үтелде. "Ир-ат – лидер" исемен Казан шәһәре Думасы депутаты, "ДорстройКомплектация" ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Рамазанов алды. "Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк" номинациясендә призны табиб-хирург, Республика клиник хастаханәсенең КХ диагностикалауның рентгенохирургия алымнары бүлегенең ангиография кабинеты мөдире Андрей Терегулов һәм РКХ диагностикасының рентгенохирургия алымнары бүлегенең табиб-хирургы Александр Постников алдылар.

Фоторепортаж
8 март алдыннан Казан Ратушасында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесе нәтиҗәләрен чыгардылар
Видеорепортаж
06.03.2019 17:33
Барлык яңалыклар