Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2020, 10:15

И.Метшин: «Мондый битараф булмаган кешеләр, галимнәр, экологлар, эшмәкәрләр булганда, шәһәрнең киләчәге бар»

Казанның Яңа Савин районында Марьино күленең экореабилитациясе тәмамланды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Алинә Бережная). Казанның Яңа Савин районында урнашкан Марьино күлен экореабилитацияләү һәм төзекләндерү эшләре тәмамланды. Сулык су төбендәге утырмалардан чистартылды, аэрация системасы урнаштырылды, шулай ук яр буе территориясе төзекләндерелде - үсемлекләр утыртылды, эскәмияләр һәм яктырткычлар куелды, җәяүлеләр юллары яңартылды. Экопарктагы үзгәрешләрне Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде.

Күлне төзекләндерү инициативасы белән «СМУ-88» төзелеш компаниясе 2018 елда ук чыгыш ясаган иде. Эшләр башланыр алдыннан, компания заказы буенча, табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендә Казан федераль университеты галимнәре сулыкны тикшерде.

Эколог Казан Мэрына күлнең кислородка зур кытлык кичергәнлеген, ә күл төбенең ләм белән капланган булуын, сулыкның туклануы атмосфера явым-төшемнәре хисабына гына баруын сөйләде. «Узган ел без сулыкны экореабилитацияләү буенча чаралар комплексын һәм яр буе территориясен төзекләндерү проектын төзедек, ләкин шунда ук эшкә керешә алмадык - кошларның оя кору чоры бара иде, һәм аның төгәлләнүен көтәргә кирәк булды», - дип сөйләде Нәфисә Минһаҗева. «Без, экологлар буларак, күлнең беренчел матурлыгын сакларга теләдек, безнең өчен үсеп утыручы үсемлекләрне саклап калу һәм чын мәгънәсендәге экологик парк ясау мөһим иде», - дип ассызыклады ул.

Күлне экореабилитацияләү бу елның апрелендә старт алды. Алдыбызда бик күп эшләр тора иде - күл төбеннән һәм ярларыннан 10 контейнер көнкүреш һәм эре чүп-чар чыгарылды. Экореабилитациянең төп этабы сулык төбеннән утырмаларны һәм үсемлекләрнең артык массасын алып ташлаудан гыйбарәт иде, бу җир асты суларының чыгу юлын ачарга һәм суны кислород белән туендырырга мөмкинлек бирде. «Яр буе территориясенә зыян китермәс һәм барлыкка килгән экосистеманы бозмас өчен, эшләр сакчыл заманча технологияләрне кулланып, бик пөхтә башкарылды», - дип ассызыклады Н.Минһаҗева.

Утырмаларны сусызландыру өчен махсус геотублар урнаштырылды, шул сәбәпле яр буенда пычрак булмады һәм ямьсез ис таралмады. Күл төбеннән барлыгы 8 мең куб.метрдан артык утырма күтәрелде, 600 куб.метрдан артык сусызландырылган ләм һәм 8 КАМАЗ суүсемнәр чыгарылды.

«Башкарылган эшләр арасында иң мөһиме - күлнең төбен өлешчә тирәнәйтеп чистарту булды, хәзер сулыктагы иң тирән урын - 4 метр. Шулай ук күлнең даими аэрациясе бар, аның хисабына су даими рәвештә кислород белән туеначак», - дип билгеләде Н.Минһаҗева.

Марьино күленең мәйданы 8,2 мең кв.м тәшкил итә. Артык зур булмавына карамастан, сулык микрорайон экосистемасы өчен бик мөһим - анда буа бакалары, көмеш табан балык, ротан балыгы, бөҗәкләрнең берничә дистә төре, су һәм яр буе үсемлекләренең 80 төре һәм бик күп микроорганизмнар яши. Яр буенда су күселәре көн күрә, ә кошлардан биредә кыр үрдәге, бүрекле карагай үрдәк, кара чарлак һәм Кызыл китапка кертелгән колаклы ябалак һәм камыш чыпчыгын очратырга була.

Күл тирәсендәге территория дә яңартылган - керү төркеме реконструкцияләнгән, субайларга нигезләнгән күзәтү мәйданчыклары төзелгән, утыргычлар, яктырткычлар куелган, 1 мең кв.метрдан артык җәяүлеләр юлы алыштырылган. Моннан тыш, өстәмә рәвештә 500 декоратив куак һәм 100 су үсемлеге утыртылган, яңа газон чәчелгән.

«СМУ-88» төзелеш компаниясе директоры Илья Вольфсон сүзләренчә, төзекләндерү планын эшләгәндә күрше йортларда яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алынган. «Без күп тапкырлар халык белән берлектә уртак өмәләр үткәрдек, күлгә карата үз планнарыбыз турында сөйләдек, аларның теләкләрен тыңладык. Безгә табигатьнең беренчел халәте сакланачак һәм вакытны күңелле уздырырга мөмкин булачак парк булдыру мөһим иде,» - дип ассызыклады И.Вольфсон.

Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, мондый битараф булмаган кешеләр ярдәмендә шәһәр үзгәрә. «Казанда меценатлык, хәйриячелек традицияләре булуы сөендерә. Мондый битараф булмаган кешеләр, галимнәр, экологлар, эшмәкәрләр булганда, шәһәрнең киләчәге бар», - дип ассызыклады И.Метшин.

Парктагы үзгәрешләр белән бүген Мария Бандерова да танышты, Марьино күле аның исемен йөртә. Элек сулык Кәрәкәкүл (Карасиха) буларак билгеле булган. «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесенең элеккеге хезмәткәре 2000 елларда озак вакытлар сулыкны төзекләндерү белән шөгыльләнә. Аның хезмәте шулкадәр әһәмиятле булган ки, 2006 елда күлне су объектлары реестрына керткәндә, күлнең исемен Марьинога үзгәрткәннәр. «Бу ләм белән капланган пычрак сазлык иде. Без су төбеннән ләмне, чүп-чарны экскаваторлар белән чыгара идек, калган калдыкларны көймәләрдә тырмалар белән җыя идек, - дип сөйләде Казан Мэрына Мария Бандерова. - Кинәт бу сазлык үзгәрә башлады һәм күл формасын алды. Хәзер сулыкны танып та булмый - бу искиткеч матур урын! Үз күзләремә ышанмыйм. Ул чагында, 20 ел элек, без мондый матурлык турында хыяллана да алмадык».

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күлдә төзекләндерү эшләре 2012 елда үткәрелде, шуннан соң ул Казанның беренче экопаркы статусын алды. Ул вакытта биредә вак таштан һәм табигый таштан түшәлгән юллар һәм ял итү өчен мәйданчыклар, эскәмияләр пәйда булды, өстәмә яшелләндерү үткәрелде.

Шәһәр башлыгы күлдәге үзгәрешләрнең битараф булмаган кешеләрдән башлануын ассызыклады, бу аларның үз шәһәрләренә мәхәббәте турында сөйли. «Күлнең тарихы күптәнге, ул җирле халыкның битараф булмавыннан башланды - «Горводзеленхоз» күл өчен ялгызы гына диярлек көрәшкән, 20 елдан соң төзүчеләр шәһәргә карата мәхәббәт йөзеннән чын экопарк булдырдылар», - диде И.Метшин.

Төзекләндерелгән күлне шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаев карады.

Фоторепортаж
Казанның Яңа Савин районында Марьино күлен төзекләндерү эше тәмамланды
Видеорепортаж
06.08.2020 09:49
Барлык яңалыклар