Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2021, 15:10

И.Метшин: «Җәен сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт комплексын проектлый башлыйбыз»

Шәһәр башлыгы катлаулы авырулары булган балалар өчен спорт үзәге төзү турында карар кабул ителүе турында хәбәр итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь, Алинә Бережная). Казанда сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт комплексы төзеләчәк. Якын арада аны проектлау башланачак. Әлеге карар турында бүген Казан Мэры Илсур Метшин Совет районының Зәкиев урамындагы үзенчәлекле балалар өчен 109-нчы номерлы балалар бакчасы филиалында булган вакытта хәбәр итте.

«Бу һәркем файдалана алырлык мохит булган спорт залы гына булмаячак. Без үзенчәлекле балалар өчен спорт комплексы төзергә телибез, ул тулысынча сәламәтлеге белән проблемалары булган, шул исәптән катлаулы авырулар белән балалар өчен яраклаштырылачак», – дип хәбәр итте И.Метшин.

Спорт комплексында балалар өчен уңайлы шартлар тудыру – махсус җиһаз сатып алу һәм урнаштыру, профессиональ тренерларны укыту өчен яллау, волонтерларның ярдәмен җәлеп итү планлаштырыла. Бу эшкә бизнес вәкилләре һәм битараф булмаган казанлылар кушылды – алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен спорт комплексы төзү идеясен хупладылар. Илсур Метшин узган атнада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре белән очрашу булганын искә төшерде, анда ата-аналар үзенчәлекле балалар өчен ял итү һәм спорт учреждениеләре җитмәү турында сөйләште.

«Без һичшиксез шундый проектны гамәлгә ашырачакбыз, һәм проектлаштыруны быел җәй башлыйбыз», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Параллель рәвештә балалар белән эшләячәк белгечләрне укыту башланачак. Шәһәр башлыгы ата-аналарны уртак эшкә кушылырга, аерым алганда, булачак тренерлар составы, махсус кирәк-яракларга ихтыяҗ буенча үз теләкләрен белдерергә чакырды. «Бу эштә катнашыгыз, проектлау этабында дөрес карарлар кабул итүегезне телим», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә.

Өстәвенә, әлеге балалар бакчасы үзенә күрә бер учреждениегә әйләнде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге, катлаулы, шул исәптән терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен билгеләнгән. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Совет районының 109-нчы номерлы балалар бакчасының филиалы апрель башында Зәкиев урамындагы 20-нче номерлы йортның беренче катында ачылды.

«Идея искиткеч, безгә күптән мондый әйбер җитмәде», – диде әниләренең берсе Ольга Кузнецова. Аның фикеренчә, спорт комплексында ата-аналар үзләре дә белем алырга тиеш. «Комплекста безне өйрәтүче табиблар, лфк-белгечләр эшләсә, шәп булыр иде, чөнки безнең шулкадәр белем юк, әмма үз балаларыбызга өйдә ярдәм итәргә бик зур теләк бар», – дип билгеләде Ольга Кузнецова.

Илсур Метшин мәктәпкәчә учреждение кабинетларын карады һәм балалар һәм педагоглар белән аралашты.

Балалар бакчасы мөдире Венера Комкова белем бирү учреждениесендә махсуслаштырылган, коррекция-үстерү, белем бирү мохите оештырылуы турында сөйләде. Ул терәк-хәрәкәт аппараты бозылган һәм шуңа бәйле авырулар булган балаларга җәмгыятьтә җайлашырга мөмкинлек бирә. «Безнең балалар бакчасында балалар, гадәти мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге кебек үк, уйныйлар, сәнгать белеме алалар, үсәләр, тик шуның белән бергә дефектологлар, нейропсихологлар, логопедлар, ЛФК буенча инструкторлар һәм башка белгечләр шөгыльләнә», – дип сөйләде Венера Комкова. Барлыгы балалар бакчасы штатында – 36 хезмәткәр. Балалар бакчасында үстерүче уенчыклар кулланыла, махсус җиһазлар урнаштырылган. Боларның барысы да баланың яшь, индивидуаль психик һәм физик үзенчәлекләре нигезендә гармонияле үсүе өчен мөһим.

Өч төп бина балаларның кыска вакытлы 9 төркеменә исәпләнгән – алар бакчада көненә дүрт сәгатькә кадәр булырга мөмкин. Төркемнәр график буенча эшли – 7:30-10:40, 11:10 -14:20 , 14:20-18:00 . Бүгенге көндә балалар бакчасына 25 бала йөри.

Венера Комкова Мэрга сөйләгәнчә, учреждениедә балалар өчен сенсор бүлмә булдырылган, шулай ук укытучы-логопед, укытучы-дефектолог, педагог-психолог, медицина блогы, урамда йөрү-уен мәйданчыгы бар. Шәһәр башлыгы, аерым алганда, биш яшьлек Азамат дефектолог белән бергә әйләнә-тирә дөньяны өйрәнгән кабинетны карады. Укулар зур сенсор экранда үткәрелә, аның ярдәмендә хайваннарның тавышлары чыгарыла, ә сабыйлар аларның яшәү тирәлеге турында белә. Шулай ук Илсур Метшинга логопед белән дәреснең ничек узуын күрсәттеләр.

«Хәзерге шәһәрнең шундый киң мөмкинлекләре булган балалар бакчалары булырга тиеш. Балалар белән үз эшләренең профессионаллары эшләсен, балаларны җайлаштырсын өчен без мондый учреждениеләрнең шәһәр буенча берничә булуын телибез, бу яхшы башлангыч булачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый балалар бакчасы Яңа Савин районында эшли, барлыгы Казанда 325 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 320-сендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус төркемнәр бар.

Балалар бакчасында шулай ук Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова, Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов та булды.

 

Фоторепортаж
Казан Мэрының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 109-нчы номерлы балалар бакчасы филиалына баруы
Видеорепортаж
18.06.2021 14:34
Казан Мэрының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 109-нчы номерлы балалар бакчасы филиалына баруы
Барлык яңалыклар