Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.09.2020, 12:47

И.Метшин: «Без шактый куәтле тизлек җыйдык, һәм шәһәрнең, республиканың иртәгәге көне файдасына сайлавыбыз мөһим»

Казан Мэры шәһәр халкын үз хокукларыннан файдаланырга, ТР Президенты һәм шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда катнашырга чакырды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алсу Сафина). 11-13-нче сентябрь көннәрендә Татарстанда республика Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлаулар узачак. ТР башкаласында өч көн дәвамында сайлау участоклары эшләячәк, ә 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә шәһәр халкы йорт яны территорияләрендә тавыш бирә алачак. Бердәм тавыш бирү көнендә, 13-нче сентябрьдә, «Ак Барс Арена» стадионы янында халык өчен активлыклар һәм Нюша, Валерия һәм «Турецкий хоры» катнашында концерт әзерләнәчәк. Казан Мэры шәһәр халкын үз хокукларыннан файдаланырга, ТР Президенты һәм шәһәр Думасы депутатларын сайлауларда катнашырга чакырды.

«Без шәһәр халкын сайлау участокларында көтәбез, шул исәптән мобиль участокларда да. Өч көн дәвамында тавыш бирергә мөмкин булачак. Мондый ысулны без беренче тапкыр РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргәндә сынап карадык, яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен бөтен кеше дә вакытын һәм мөмкинлеген таба алачак, - диде И.Метшин. - Мин барысын да бу мөһим хокуктан файдаланырга чакырам. Ничек яшәргә кирәклеге һәм кирәкмәве турында бик күп бәхәсләр бар.   Демагогияне моның белән шөгыльләнергә күнеккән кешеләргә калдырырга тәкъдим итәм». «Без хезмәт сөючән шәһәр, бездә хезмәт сөючән һәм тату республика. Бюллетеньне алырга һәм үз фикеребезне белдерергә кирәк, шул рәвешле яңартуга, иртәгәге көнгә юнәлеш тотуга - Казан һәм Татарстаныбызның киләчәгенә ярдәм итәргә кирәк, - дип ассызыклады Мэр. - Без шактый куәтле тизлек җыйдык, һәм тавыш бирү көнендә бергә булу, үз иҗтимагый җаваплылыгыбызны күрсәтү һәм иртәгәге көн өчен шәһәр һәм республикабыз файдасына сайлавыбыз бик мөһим».

Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр иткәнчә, 1-нче августка шәһәр сайлаучылары саны 920 мең 420 кеше тәшкил итә, шулардан 2109 кеше сайлау участокларына беренче тапкыр киләчәк. Казан территориясендә 459 сайлау участогы оештырылган, шуларның 31-е сайлаучыларның вакытлыча килү урыннарында урнашачак. 18 сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү буенча электрон комплекслар урнаштырылачак. «Сайлау участоклары эшкә әзер, резервка кертү өчен участок сайлау комиссияләре әгъзаларының исемлекләре яңартылган, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының төп составы 4900-дән артык кешене тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Е.Варакин.

Тавыш бирү 11-13-нче сентябрь көннәрендә узачак. Киләсе сайлауларда тавыш бирүнең бердәм көне статусы 13-нче сентябрь датасына беркетелгән. Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе искә төшергәнчә, 11-нче һәм 12-нче сентябрь - вакытыннан алда тавыш бирү көннәре булып санала. Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен, шулай ук бу көннәрдә - 11-нче һәм 12-нче сентябрьдә - эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, йорт яны территорияләрендә, гомуми файдаланудагы территорияләрдә һәм башка урыннарда тавыш бирү оештырылачак. Барлыгы, Е.Варакин сүзләренчә, Казанда йорт яны территорияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү өчен 269 шундый урын оештырылачак. Бу нокталарның урнашуы турындагы бөтен мәгълүмат сайлау участокларында урнаштырылган.

Татарстан Президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлаулар республика башкаласында барлык куркынычсызлык чараларын үтәп узачак, дип билгеләп үтте нотыкчы. Барлык сайлау комиссияләре саклану чаралары белән тәэмин ителгән, һәр сайлау участогы бинасына керү урынында дезинфекцияләүче келәмнәр, кул өчен антисептиклар, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук бер тапкыр кулланыла торган каләмнәр урнашачак.

Сайлаучылар белән элемтәдә булучы хезмәткәрләрдә шулай ук барлык саклану чаралары да булачак. Барлык сайлау участокларында тавыш бирүчеләр арасында 1,5-2 метр социаль дистанцияне үтәү буенча чаралар күреләчәк. Җиһаз һәм технология җиһазлары куркынычсыз аралык үтәлерлек итеп урнаштырылачак.

«Җирле үзидарә органнары тарафыннан сайлауларны уздыру турында халыкка мәгълүмат җиткерү буенча зур эш алып барыла, сайлаулар уздыру турында тышкы мәгълүмат урнаштыру эше оештырылган. Киләсе сайлаулар турында материаллар җәмәгать транспортында һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарда урнаштырылган», - дип сөйләде Е.Варакин.

Һәр тавыш биргән шәһәрлегә «Я проголосовал – Мин тавыш бирдем» дигән махсус беләзек биреләчәк, ул «Ак Барс Арена» стадионы янындагы интерактив программага килергә мөмкинлек бирәчәк. Монда берничә тематик зона оештырылачак: экстрим-мәйданчык, анда мастер-класслар һәм спортчы-экстремалларның күрсәтмә чыгышлары узачак, киберспорт һәм виртуаль чынбарлык зонасы, өлкән буын өчен «Тормыш сөючеләр» проектын тәкъдир итү, «Әдәби ишегалды» интеллектуаль ял итү мәйданчыгы, спорт зонасы, соңгысында теләге булган һәркем үз көчләрен ГТО нормаларын тапшыруда сынап карый алачак. Моннан тыш, digital-активлык, аттракционнар, арт-инсталляция һәм экопроектны тәкъдир итү планлаштырыла. Программаның кульминациясе булып Нюша, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Dabro төркеме, Клава Кока, Валерия һәм «Турецкий хоры» катнашындагы концерт торачак. Чара азагында бәйрәм салюты булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 07.09.2020
Барлык яңалыклар