Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2019, 10:05

И.Метшин: «Без, тормыш сыйфаты югарырак булган саен, халык таләпләре дә югарырак була баруын аңлыйбыз»

Казан Мэры шәһәрлеләргә башкарылган эшне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Казан, халыкның тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәре буларак, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты премиясен алды. Бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин башкарылган эшкә югары бәя биргәннәре өчен халыкка, шулай ук керткән өлешләре өчен барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.

«Гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да – федераль, республика, шәһәр проектлары – команда җиңүенә һәм шундый югары статус алуга китерде. Әмма без, тормыш сыйфаты һәм дәрәҗәсе югарырак булган саен, халыкның таләпләре дә югарырак була баруын аңлыйбыз», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Татарстан башкаласы белән беррәттән төрле номинацияләрдә Краснодар, Иркутск, Грозный һәм Вологда кебек шәһәрләр дә билгеләп үтелде. Җиңүчеләрне яздан көзгә кадәр илнең 250 меңнән артык халкы булган 78 шәһәрендә телефоннан үткәрелгән социологик сораштырулар нәтиҗәсендә билгеләделәр. Һәр торак пунктта кимендә 600 кеше сораштырылды. Сораштыруларда катнашучылар үз шәһәрләрендәге тормыш сыйфаты турында фикерләрен калдыра алдылар. Тикшеренү темалары арасында медицина хезмәте күрсәтү сыйфатына, юллар һәм юл хуҗалыгына, мәдәният һәм мәгарифкә, торак-коммуналь хуҗалык торышына, шәһәр хакимияте эшенә һәм миграция кәефенә (яхшы тормыш эзләп, үз шәһәреңнән китәргә әзер булу) бәя бирү бар иде.

Идел буе шәһәрләре арасында Казан түбәндәге күрсәткечләр буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәтте: үз йортының торышыннан (68%), торак-коммуналь хезмәтләр эшеннән (57%) тулысынча яки нигездә канәгать булучылар өлеше, шәһәрнең тормыш өчен уңайлы булуы (87%) һәм башкалар. Барлыгы 31 критерий исәпкә алынды, барлык күрсәткечләр буенча Казан лидерлар рәтендә булды, бу Татарстан башкаласына Финанс университеты премиясенең төп номинациясендә җиңү мөмкинлеген бирде.

Тормыш сыйфаты өлкәсендә Финанс университеты премиясе 2016 елда кулланучыларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен финанс һәм башка оешмаларны, шулай ук халык тормыш сыйфатын яхшырту өчен шәһәр хакимиятләрен бүләкләү өчен гамәлгә куелды. Бүләкләү гадәттәгечә Финанс университетының ел саен ноябрь аенда үткәрелә торган халыкара форумының пленар утырышында узды.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 02.12.2019
Барлык яңалыклар