Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.04.2021, 20:37

И.Метшин «Советская» подстанциясендәге янгын турында: «Белгечләр бик тиз җаваплылык күрсәтте»

Гадәттән тыш хәлдән соң беренче минутларда 38 меңгә якын кеше утсыз калды, ярты сәгатьтән соң 18 мең казанлының өйләренә электр кире кайтарылды.


Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Көн ахырына кадәр Казанның Совет һәм Идел буе районнары йортларында электр һәм су белән тәэмин итү булмау проблемасы тулысынча хәл ителәчәк, дип белдерде шәһәр Мэры Илсур Метшин «Эфир» телеканалында «Актуальная тема» программасында. Шәһәр башлыгы белгечләрнең бердәм эшен билгеләп үтте – янгын чыканнан соң беренче минутларда утсыз 38 мең кеше калды. «Челтәр компаниясе» хезмәткәрләренең һәм Гражданнар яклау идарәсе белгечләренең грамоталы эше нәтиҗәсендә беренче ярты сәгать эчендә утны 18 мең шәһәр кешесенең йортларына кире кайтарганнар.

«Миллионнарча шәһәр өчен бу, һичшиксез, гадәттән тыш хәл, ләкин район масштабындагы вакыйга, – диде Мэр. – Белгечләр подстанциядәге янгын сәбәбе кабель ялкынсынуында, диләр. Мондый хәлләр була. Казанлылар йокларга ятканчы, барлык йортларда да ут һәм су белән тәэмин итү барлыкка килер дип уйлыйм. Белгечләргә тиз арада җавап бирүләре һәм нәтиҗәләрен бетерүләре өчен рәхмәт».

Исегезгә төшерәбез, бүген «Советская» подстанциясендә янгын чыгу нәтиҗәсендә Совет һәм Идел буе районнарында йортлар һәм социаль объектлар утсыз калды. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләрне гамәлдән чыгардылар, әмма иртәгә үк мәгариф учреждениеләре штат режимында эшләячәк. 

Барлык яңалыклар