Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.10.2021, 10:56

И.Метшин: «Республикага килгән бәла-каза һәм фаҗига башка көн тәртибен читкә этәрә»

Казан Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU , 11-нче октябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе Минзәлә янындагы авиаһәлакәттә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. «Республикага килгән бәла-каза һәм фаҗига башка көн тәртибен читкә этәрә. Кичә Минзәләдә парашютчылар утырган җирле аэроклуб самолеты егылып төште, 16 кеше һәлак булды, 6 кешене самолет калдыклары астыннан чыгарылды», – диде Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 11-нче октябрь көнне республикада матәм көне игълан ителүен искә төшерде. Бүгенге көндә комиссия төзелгән, аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкли. Ул нәтиҗәләрне бетерү өстендә эшли, шулай ук зыян күрүчеләргә, һәлак булганнарның туганнарына оператив медицина һәм психологик ярдәм күрсәтә.

«Фаҗига яшь егетләрнең гомерен өзде. Аларның барысы да яшәргә, спорт белән шөгыльләнергә теләделәр, актив яшәү рәвеше алып бардылар. Болар барысы да көтелмәгәндә, чөнки Минзәлә клубы республикада гына түгел, илдә дә иң яхшылардан санала. Комиссия тикшерү үткәреп, булганның сәбәпләрен билгеләячәк. Без бөтен республика белән бергә кайгырабыз», – диде И.Метшин.

Республика Хөкүмәтенең һәлак булучыларның гаиләләренә 1 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәтү турындагы карарына кул куелды. Сәламәтлекләренә авыр яки урта авырлыктагы зыян килгән кешеләргә 400-әр мең сум акча биреләчәк. Татарстан һәлак булган кешеләрне күмүне һәм гәүдәләрен күмү урынына илтүне оештырырга әзер, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 11.10.2021
Барлык яңалыклар