Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.02.2020, 17:12

И.Шакиров: «Без юл-транспорт һәлакәтләреннән котыла алмыйбыз, әмма юллардагы үлем-китемне киметү көчебездән килә»

Юл хәрәкәте иминлеге буенча шәһәр комиссиясендә юлларда аварияләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар.


(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Алинә Бережная). 2019 елда Казанда 1909 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 6%-ка кимрәк. Зыян күрүчеләр саны 5,9%-ка кимегән – 2019 елда 2213 кеше, 2018 елда 2351 кеше. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 22,4%-ка арткан (60 һәм 49 кеше). Бу хакта бүген юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде.

Утырышта аварияләрнең сәбәпләре, пассажирлар ташу куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук урам-юл челтәрен кышкы карап тоту нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. 2019 ел нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән юл вәзгыяте турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Гәрәев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, һәлакәтләрнең күбесе машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозулары белән бәйле. «Юл-транспорт һәлакәтләренең барлык төрләре буенча да диярлек нәтиҗәләрнең авырлыгы артты», - диде Р.Гәрәев. Мәсәлән, транспорт чараларын йөртүчеләрнең тизлек режимын арттыруы белән бәйле аварияләр. Автоматлаштырылган теркәү чаралары 1,6 млн тизлек режимын бозу очрагын ачыклаган, бу 2018 елга караганда 4,8%-ка күбрәк.

Шәһәрдә җәяүлеләрне бәрдерү аерым проблема булып кала. 2019 елда Казанда 674 шундый вакыйга булган, шуларның 327-се җәяүлеләр кичүендә булган, аларда 17 кеше һәлак булган. Спикер ассызыклаганча, һәр өченче юл-транспорт һәлакәтендә өлкән кешеләр зыян күргән яки һәлак булган. «Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе урамда куркыныч хәлгә эләгүгә ешрак дучар ителә: аларның, кагыйдә буларак, күзләре начар күрә һәм колаклары начар ишетә, аларга якынлашып килүче транспортка кадәр булган араны билгеләү, аның тизлеген дөрес бәяләү кыенрак. Өлкән кешеләрнең куркыныч янау сигналына тәэсире алай ук кискен түгел», - дип аңлатты Р.Гәрәев.

Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр үзләре дә аварияләргә сәбәп булалар – алар юлны светофорның тыючы сигналына башка җәяүлеләргә караганда ешрак кичәләр, җәяүлеләр кичүе булмаган урыннарда юлны аркылы чыгалар. Моның белән бәйле рәвештә, спикер пенсионерлар белән социаль яклау яки Пенсия фонды бүлекләре базасында аңлату әңгәмәләре үткәрергә тәкъдим итте.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров әлеге идеяне хуплады һәм «Жизнелюб» проектында катнашучы пенсионерлар белән очрашырга тәкъдим итте.

Элеккечә үк машина йөртү стажы ике елдан да ким булган машина йөртүчеләр гаебе белән авария барлыкка килү күрсәткечләре югары һәм мондый юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗтәләре авыр.

Шәһәрдә җәмәгать транспорты эше турында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков сөйләде. Казанда 2019 елда пассажир транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 2018 ел белән чагыштырганда 4%-ка кимегән. Казан юлларында шәһәр транспорты катнашында 101 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (2018 елда - 118). Аварияләрдә 1 кеше һәлак булды (2018 елда – 2 кеше), 145 пассажир имгәнү алды (2018 елда - 162). Пассажир транспорты катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең 50%-ын транспорт чаралары салоннарында пассажирлар егылу очраклары тәшкил итә. «Нигездә егылулар тукталыш павильоннары янында яки бүлеп бирелгән полосалар буенча хәрәкәт иткәндә күзәтелә, җитди юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмас өчен, кайвакыт автобус йөртүчеләренә көтмәгәндә тукталырга туры килә», - дип аңлатты А.Габделхаков.

Шулай ук утырышта кышкы чорда юлларны карап тоту турында да фикер алыштылар. Бүгенге көндә шәһәрнең подрядчы оешмалары 545 берәмлек техника белән эшли. Кышкы чорда юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсе эшләде, дип билгеләп үтте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. Уртача алганда, шәһәр юлларында көн саен 365 берәмлек техника эшләгән, көчле кар яву вакытында өстәмә техника җәлеп ителгән. Кышкы сезон башыннан бирле Казан урамнарыннан 199 мең тоннадан артык кар чыгарылган, 36 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар тотылган.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, юллардагы куркынычсызлык мәсьәләсе, бигрәк тә пассажирлар ташу өлкәсендә, гадәттәгечә, даими контрольдә тора. «Без юл-транспорт һәлакәтләреннән котыла алмыйбыз, әмма юлларда үлем-китемне киметү көчебездән килә, җәмәгать транспортын йөртүчеләрне, шулай ук автомобильчеләрне игътибарлы булырга чакырам», - диде И.Шакиров. Ул шулай ук автомәктәпләргә курсантларны укыту эшенә җентеклерәк якын килергә кушты.

Фоторепортаж
Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы, 27.02.2020
Барлык яңалыклар