Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.03.2021, 15:05

Илсур Метшин: «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль максатчан программасын эшләргә кирәк»

Җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советы утырышында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы март, Ксения Швецова). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль максатчан программасын эшләү һәм муниципалитетларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү функцияләре булган муниципаль предприятиеләрне гамәлгә кую хокукы бирү буенча тәкъдимнәрен эчтәлекле һәм кызыклы дип атады. Мондый тәкъдимнәр белән Казан Мэры, Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе һәм «Муниципаль берәмлекләрнең икътисады һәм финанслар белән идарә итү мәсьәләләре» эшче төркеме җитәкчесе Илсур Метшин совет утырышында чыгыш ясады.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров рәислегендә видеоконференция режимында узган чарада РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Мазур, Федерация Советының Федератив корылыш, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе, Бөтенроссия җирле үзидарә советы рәисе Олег Мельниченко, шулай ук округның административ үзәкләре, төбәкләре һәм муниципалитетлары башлыклары катнашты.

Россия буенча җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләренең уртача тузуы 70% тан артык тәшкил итә һәм ел саен 3% ка арта

Яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру – һәр төбәк һәм шәһәр өчен төп максатларның берсе, дип билгеләп үтте Игорь Комаров, утырышны ачып. Идел буе федераль округы төбәкләрендә бүген «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча актив эш алып барыла, дип өстәде ул. 2020 елда округ төбәкләрендә 11,4 мең күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, бу 1,6 миллионнан артык кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, 3 меңнән артык җәмәгать һәм ишегалды территорияләре төзекләндерелгән. «Халык өчен уңайлы шартлар тудыру – ил үсешенең гомуммилли максатларының берсе. Бу максатка ирешү өчен ел саен кимендә 5 миллион Россия гаиләсенең торак шартларын һәм шәһәр мохитенең сыйфатын 1,5 мәртәбә яхшыртырга кирәк», – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруга юнәлдерелгән мөһим программаларны гамәлгә ашыру, пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, 2020 елда дәвам итте, дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

«Шул ук вакытта иске һәм яңа объектлар һәм коммуналь инфраструктура системаларын комплекслы модернизацияләү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре вакыт таләпләреннән кискен калыша», – дип өстәде И.Метшин. Барлык муниципалитетларның да төп проблемасы-объектларның һәм коммуналь инфраструктура системаларының тузганлыгы һәм авариялелек дәрәҗәсенең югары булуы, дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул искә төшергәнчә, җылылык челтәрләренең, шулай ук су белән тәэмин итү һәм су чыгару корылмаларының уртача тузуы Россия буенча 70%-тан артык тәшкил итә һәм ел саен уртача 3%-ка арта.

Шундый ук саннарны утырышның башка катнашучылары да әйтте. Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча округ төбәкләрендә үз ресурсларын эшләделәр һәм 43% канализация, 37% суүткәргеч һәм 31% җылылык челтәрләрен алыштырырга кирәк. «Шул ук вакытта челтәрләрне алыштыру темплары аларның торышы начараю динамикасын үзгәртергә мөмкинлек бирми», – дип ассызыклады РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

«Муниципалитетларның барысының да төп проблемасы булып инфраструктура объектларындагы тузуның һәм авариялелекнең югары дәрәҗәсе тора»
Илсур Метшин
Казан Мэры
 
«Тиешле дәрәҗәне саклап калу өчен ел саен челтәрләрнең гомуми озынлыгыннан 7%-ка кадәр араны күчерү кирәк, ә асылда 4%-тан артык күчерелми», – дип ассызыклады ТР башкаласы башлыгы.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – тармакны финанслап бетермәү – коммуналь челтәрләрне инвентаризацияләүгә һәм реконструкцияләүгә кирәкле акчалар күләме, Россия Төзелеш министрлыгы алдан бәяләве буенча, 4 трлн сумнан артып китә. Әйтик, Казанның ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларына гомуми төзексезлекне бетерү өчен 75 млрд сумнан артык акча кирәк – бу ТР башкаласының өч еллык бюджеты.

«Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең федераль максатчан программасын эшләргә һәм расларга кирәк, моңа кадәр гамәлдә булган күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча федераль программа белән охшаш, – диде Казан Мэры. – Программа халык акчалары урынына коммуналь комплекс оешмалары акчалары катнашында гамәлгә ашырылырга тиеш».

И.Метшин фикеренчә, программаның беренчел бурычлары сыйфатында салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү объектларын һәм челтәрләрен модернизацияләүне билгеләргә кирәк.

«Концессион килешүләр озак вакытка төзелергә тиеш түгел»

Казан Мэры шулай ук торак-коммуналь хуҗалык тармагын финанслауның инвестицион механизмнарын тиешенчә эшләп бетермәүне билгеләп үтте һәм «Росводоканал», «Россия коммуналь системалары», «Т плюс» ПАО кебек эре компанияләрнең муниципалитетлар белән төзелә торган концессион килешүләр шартларын игътибар белән өйрәнү мөһим, дип ассызыклады. Еш кына мондый концессияләр милек тапшыру булып тора, дип ассызыклады И.Метшин.

«Концессион килешүләрнең озак вакытка – 30 ел һәм аннан да күбрәк елларга төзелмәве мөһим. Һәм концессион бүләкләүнең объектив күләмен билгеләргә кирәк, – диде Татарстан башкаласы Мэры. Концессия проектларының күпчелек өлеше дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә ашырыла алмый, чөнки тарифлар модернизация һәм проект-смета документациясен әзерләүгә ихтыяҗны капламый, дип өстәде ул.

«Концессия килешүләренә бердәм алымнар эшләү, әлеге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив-хокукый актларны актуальләштерү зарурлыгы туды», – дип ассызыклады АГП рәисе.

Игорь Комаров мәсьәләнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм соңрак аны җентекләп тикшерәчәкләр, дип өстәде.

Казан Мэры торак фонды белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсенә аерым тукталды. Бүген моның өчен идарәче оешмалар җавап бирә, торак фондында муниципалитетлар өлеше тулаем ил буенча 5%-тан артмый. Шул ук вакытта шәһәр халкы җирле үзидарә органнарына сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итә, аларга үзләренең идарәче компанияләр эшенә дәгъваларын адреслый.

«Шәхси хуҗалыкларга йогынты ясауның нәтиҗәле рычаглары булмауны исәпкә алып, без гражданнарга альтернатива бирергә һәм муниципалитетларга күпфатирлы йортлар белән идарә итү функцияләре булган муниципаль предприятиеләрне гамәлгә кую хокукы бирергә тәкъдим итәбез. Ул вакытта халыкның үз йортларын карап тотуны муниципаль предприятиегә ышанып тапшырыргамы яки барысын да агымдагы хәлдә калдырыргамы икәнлеген сайлау мөмкинлеге туачак, – диде Мэр.

«Концессион проектларның күпчелек өлеше дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә ашырыла алмый»
Илсур Метшин
Казан Мэры

«Барлык әйтелгән тәкъдимнәр буенча фикер алышырга һәм эшләргә кирәк, чөнки алар эчтәлекле һәм кызыклы», – дип билгеләде И.Комаров.

Утырышта шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвигова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин һәм башкалар катнашты.

Видеорепортаж
09.03.2021 11:12
Казан Мэры җирле үзидарәне үстерү буенча округ консультатив советы утырышында чыгыш ясады
Барлык яңалыклар