Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2020, 12:18

Илсур Метшин спорт объектларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләрен үтәүне контрольдә тотарга кушты

Бу кышкы сезонда Казанда 18 шугалак һәм 78 хоккей тартмасы эшләячәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Бу кышкы сезонда Казанда 3 мең пардан артык тимераякта шуу пунктлары булган 18 шугалак, шулай ук 78 хоккей тартмасы эшләячәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде. Казан Мэры Илсур Метшин хоккей сезонын балалар командаларының берсе белән иптәшләрчә матч белән ачарга вәгъдә итте.

«Салкыннар килгәч һәм сулык өслекләре боз белән каплангач та шәһәр халкы ачык табигый шугалакларда: Аккош күлләрендә, Казансу елгасы янындагы Касә акваториясендә, Дәрвишләр торак массивында Комсомол күлендә шуа башлады. Без шәһәр кешеләренең үз ялын актив үткәрүләренә шат, әмма мондый шугалакларда йөрүдән барыгызны да кисәтәбез - боз әлегә җитәрлек дәрәҗәдә нык түгел һәм салкын һава тотрыксыз. Болай шуу тормыш өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә шуарга теләүчеләрне шәһәребезнең үз эшләрен башлаган рәсми ачык шугалакларга чакырабыз», - диде Альберт Салихов.

Бүгенге көндә шәһәрдә 10 заманча боз сарае эшли, анда спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр оештырыла һәм һәвәскәрләргә шуу өчен вакыт бирелә.


«Казанда кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп. Ярый, без бер урында тормыйбыз, актив кышкы ял итү урыннары санын арттыра барабыз. Әйтик, хоккей ареналары үзәктә һәм халык күп яши торган районнарда гына түгел, Юдинода, Дәрвишләр бистәсендә дә барлыкка килә, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Бу сезонда беренче булып «Ракета» һәм «Хезмәт резервлары» ясалма бозлы стадионнары эшли башлады. Алар 18-нче һәм 21-нче ноябрь көннәрендә ачылды. Ә узган шимбәдә «Ракета» стадионында туплы хоккей буенча Россия чемпионаты уеннары башланып китте, дип билгеләп үтте А.Салихов.

Шәһәр башлыгы шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаровка һәм Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобовка Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең күрсәтмәләрен үтәүне контрольдә тотарга күрсәтмә бирде, бигрәк тә «Хезмәт резервлары» шугалагында (монда ял көннәрендә зур чиратлар күзәтелә һәм халык күпләп җыела - ред.искәрмәсе). «Безнең стадионнарда совет чорында проектланган үткәрү системасы хәзерге вәзгыятькә әзер түгел иде. Гәрчә кичә керү системасы белән хәлләр яхшырак иде инде», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Альберт Салихов бу кышкы сезонда, февраль башында, туплы хоккей буенча Казан кубогын аның тарихи мәйданчыгында - Черек күлдә уздыру планлаштырылуы турында сөйләде. Нәкъ менә биредә ул республика башкаласында 1925 елда туган.

Ул шулай ук бу көннәрдә Кремль яр буенда боз әзерләнүе хакында сөйләде. Массакүләм шуу өчен шугалак 12-нче декабрьдә ачылачак, дип планлаштырыла. Әмма һава торышы төп фактор булып тора. Биредә шулай ук балалар шәһәрчеге, кафе һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк, дип сөйләде Спорт комитеты рәисе.

«Тиздән тагын алты шугалак әзерләү планлаштырыла: Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында, «Мотор» спорт мәктәбе территориясендә, Дубравная урамында, Залесный торак массивындагы «Кояшлы» ял базасында. Быел Казанда кышкы сезонда 3 меңнән артык тимераякны прокатка бирү пунктлары булган 18 шугалак эшләячәк. Прокат 9 ябык һәм 9 ачык шугалакта эшләячәк», - дип сөйләде А.Салихов.

Моннан тыш, «Хезмәт резервлары», «Тасма», «Ракета» һәм «Мотор» спорт объектларында теләге булган һәркем өчен тимераякта шууга өйрәтү буенча дәресләр үткәреләчәк, дип өстәде А.Салихов.

Массакүләм шуу мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрдә 78 хоккей тартмасы эшләячәк. Бүгенге көндә 25 тартмага боз җәелгән. Калганнарында эшләр тәмамланып килә, якын арада мәйданчыклар төрле яшьтәге спорт сөючеләрне үзендә кабул итәргә әзер булачак.

Спикер искә төшергәнчә, тиздән әлеге тартмаларда балалар командалары арасында ел саен уздырыла торган «Алтын алка» турниры старт ала. Район этабы декабрьнең икенче яртысыннан алып гыйнвар аена кадәр узачак, ә шәһәр этабының финал уеннары февральдә узачак. Хәзер хоккей командаларын яңа сезонга әзерләү бара. Турнирда 70-тән артык команда катнашыр, дип көтелә.

«Безнең шәһәребезнең барлык районнарында, нигездә мәктәп яны территорияләрендә урнашкан 80 хоккей тартмасында массакүләм шуу өчен зур мәйданчыкларыбыз бар, - диде шәһәр башлыгы һәм барлык мәйданчыкларда боз түшәүне контрольдә тотарга кушты. - Һәркайда боз түшәү графигы, тиешле инвентарь һәм яктыртылу булуы мөһим. Традиция буенча без сезонны балалар командаларының берсе белән иптәшләрчә матчтан ачачакбыз һәм инфраструктура белән эшләр ничек баруын карарбыз. Әгәр кыш тиешенчә килсә, без барлык районнарга да бара алабыз».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.11.2020
Видеорепортаж
30.11.2020 11:39
Барлык яңалыклар