Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.11.2020, 15:39

Илсур Метшин «Кунакчыллык йолдызлары» конкурсында җиңүчеләрне котлады

Исәп буенча бишенче һөнәри осталык конкурсы рекордлы санда катнашучыларны җыйды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казанда туристлык, ресторан һәм кунакханә индустриясе хезмәткәрләре арасында «Кунакчыллык йолдызлары» һөнәри осталык конкурсына йомгак ясадылар. Тантана онлайн-режимда узды. Җиңүчеләргә видеомөрәҗәгать белән Казан Мэры Илсур Метшин мөрәҗәгать итте. Быел, аның сүзләренчә, конкурсның бер номинациясендә җиңүче Казанның Туризмны үстерү комитетына эшкә кабул ителде.

Бишенче конкурс нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә иң яхшылар дип блогер Камилә Татлыева, Kol Gali Resort&Spa отеле каршындагы кондитер Захарий Зобнин, эчке һәм тышкы туризм буенча менеджер - «Премьера» туристик берләшмәсенең хезмәткәре Гүзәл Сальманова, Courtyard by Marriott Kazan кунакханәсе каршындагы пешекче Тимур Гарипов, Dali рестобары юармены Артур Хәкимуллин, «Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы каршындагы официант Павел Карташов, Kol Gali Resort&Spa Spa отеле каршындагы җыештыручы Екатерина Тихонова, «Ногай» кунакханә комплексы каршындагы портье Ксения Перминова,«Ривьера» кунакханә-күңел ачу комплексы каршындагы ресторан менеджеры Дмитрий Клубков танылды.

Илсур Метшин җиңүчеләргә мөрәҗәгатендә ассызыклаганча, катлаулы вакытка карамастан, Казанда үз һөнәренә гашыйк белгечләр калырга тиеш. Ул туристлык тармагын Казанның абруен күтәрә торган визит карточкасы дип атады. «Иртәме-соңмы пандемиянең тәмамланачагын аңларга кирәк, ә безнең республика башкаласында кунакларның булу сыйфаты турында кайгыртучы профессионалларга һәрвакыт ихтыяҗ булачак», - диде Илсур Метшин.

Быел конкурс рекордлы санда катнашучыларны җыйды - иң яхшы исемгә лаек булу өчен 150 кандидат ярышты. Алар арасында барменнар, официантлар, ресторан менеджерлары, җыештыручы, портье, пешекче, эчке һәм тышкы туризм буенча менеджерлар бар иде. Быел ике яңа номинация расланды - «Иң яхшы блогер» һәм «Иң яхшы кондитер». Казан Мэры сүзләренә караганда, бу номинацияләр иң якты номинацияләрнең берсе булды. «Быелдан иң яхшы кондитерлар һәм блогерлар башкалар белән беррәттән үз көчләрен сынап карады - бу номинацияләр безнең чараның бизәге булды, катнашучылар арасында шау-шу һәм соклану тудырды», - дип билгеләде Илсур Метшин.

Мондый конкурста катнашу - белем күтәрү генә түгел, карьера баскычы буенча күтәрелү юлы да, дип ышана шәһәр Мэры. «Безнең «туристлык олимпиадасы» Казан туриндустриясе хезмәткәрләренең хезмәт абруен һәм мотивациясен күтәрүгә ярдәм итә. Инде берничә тапкыр әйткәнебезчә, конкурс катнашучыларның тотрыклы үсеше өчен платформа булып тора: әйтик, быел конкурс номинацияләренең берсендә җиңүче Казанның Туризмны үстерү комитетына эшкә кабул ителде», - дип сөйләде Илсур Метшин. Гүзәл Сәлмәнова туристлык индустриясен үстерү бүлеге җитәкчесе вазифасына кабул ителгән.

»Барыгызга да, беренче чиратта, нык сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм мөмкин кадәр күбрәк туристлар телим, алар, коронавирус белән бәйле барлык чикләүләр бетерелгәннән соң Казанга кайтыр, дип ышанам», - диде Илсур Метшин.

Тантананы алып баручы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыеваның сәламләү сүзләрен укып үтте. Конкурста катнашучыларга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгений Лодвигова, Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, туристлык тармагы өчен катлаулы вакыт булуга карамастан, конкурс яшәячәк. «Заманча чынбарлык төзәтмәләр кертүгә карамастан, без конкурсны уздырабыз һәм барыбыз бергә яңа көчләр туплап яңа елга аяк басарга җыенабыз һәм күп санлы кунакларны көтәбез», - диде Туризмны үстерү комитеты директоры.

Конкурста катнашучыларны теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр буенча бәяләделәр. «Иң яхшы бармен» номинациясендә конкурсантларга милли мотивлар буенча авторлык коктейлен уйлап табарга тәкъдим ителде. Пешекчеләр, аңлы куллануга һәм продуктларны калдыксыз җитештерүгә карата трендны исәпкә алып, кош итеннән ризык әзерләделәр. Кондитерлар «Стихия «Воздух» темасына десертлар уйлап таптылар һәм идеяләрен тормышка ашырдылар. Блогерлар Казанда үзләренең яраткан маршрутлары турында сөйләделәр. Ә эчке һәм тышкы туризм буенча менеджерлар сәяхәтчеләр өчен индивидуаль маршрутлар төзеделәр.

Бүләкләрне шулай ук партнерлар һәм конкурсның эксперт жюрие алды.

Барлык яңалыклар