Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.06.2020, 16:07

Илсур Метшин май аенда Идел буе федераль округы башкалалары башлыкларының медиарейтингын җитәкләде

Узган ай нәтиҗәләре буенча, лидерлар өчлегенә шулай ук Сарытау һәм Чабаксар мэрлары да кергән.


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин 2020 елның маенда Идел буе федераль округының башкалалары башлыклары медиарейтингын җитәкләде.

Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының медиаиндексы 11611,1 пунктны тәшкил иткән. Массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның Самосырово чүплеге рекультивациясенең соңгы этабына старт бирүе, анда шәһәр халкы өчен ял урыны булачагы хакында язган. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары Илсур Метшинның Казанда Мәүлетов урамында яңа футбол манежы төзелеше барышын тикшерүен хәбәр иткән.

Медиарейтингның икенче баскычында Саратов Мэры Михаил Исаев (9143 пункт), ә өченчесендә Чебоксар шәһәре башлыгы Алексей Ладыков (7411 пункт) урнашкан.

Рейтинг массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан төзелгән, ул 57 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары. Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының беренче затлары медиарейтингларын берничә тапкыр җитәкләде.

Барлык яңалыклар