Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2021, 18:43

Илсур Метшин беренче тапкыр Instagramда казанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирде

Мэр «М14» микрорайонында мәктәп төзү планнары һәм федераль программаның яңгыр сулары канализацияләре проблемасын ничек хәл итә алуы турында сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин беренче тапкыр Instagram социаль челтәрендә туры эфир үткәрде һәм шәһәр башлыгының интернет-кабул итү бүлмәсенә социаль челтәрләрдә һәм эфир барышында хисап видеороликларыннан соң килгән сорауларына җавап бирде. Казан Мэриясенең рәсми аккаунтында шәһәр башлыгы ярты сәгать дәвамында юллар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү, йортларга һәм социаль учреждениеләргә капиталь ремонт ясау планнары белән уртаклашты, шулай ук йорт яны территорияләреннән кар чыгару һәм яңгыр канализацияләре эшенә кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Башта Мэр бу аның социаль челтәрләрдәге беренче туры эфиры булуын таныды. «Бүген мин хисап роликлары чыкканнан соң килгән сорауларга җавап бирергә тырышырмын, – диде И.Метшин. – Ел саен без җыелышларда казанлылар алдында хисап тотабыз, әмма пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Без бүген тормышка кертергә тырышкан онлайн-формат үз урынын табар дип уйлыйм. Безнең никадәр еш очрашуыбыз сезнең ни дәрәҗәдә актив булуыгызга һәм сорауларыгызга бәйле булачак».

Аның сүзләренә караганда, барыннан да бигрәк Вишневка һәм Привольный поселокларында яшәүчеләрдән мәктәп кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр кергән. Илсур Метшин 30 микрорайонда мәктәпләр җитми дип сөйләде: шәһәрнең 125 мәктәбендә урыннар җитмәү гомуми санның 65%-ын тәшкил итә, балалар икенче сменада укый, ә бөтен шәһәргә 31 мең урын җитми. Әмма яңа уку елына шәһәр инде хәзер үк әзерләнә. 1-нче сентябрьдә «Арт-сити» торак комплексында мәктәп ачылачак, шулай ук «Салават Купере»ндә гимназия тулы куәте белән эшли башлаячак. Гомуми белем бирү учреждениеләре барыннан да бигрәк балалар күп яшәгән районнарда төзелә, дип аңлатты Мэр.

Турыдан-туры эфирда катнашучыларның «М14» микрорайонында мәктәп төзү турындагы соравына җавап итеп, Казан Мэры 1224 урынлык яңа мәктәпне төзү 2022 елга планлаштырыла, дип сөйләде. Бүгенге көндә 186-нчы номерлы мәктәпкә балаларны кабул итү төгәлләнде, шуңа күрә ата-аналарга, кабул итүдән баш тарту турында хәбәрнамә алганнан соң, мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда аларга башка гомуми белем бирү оешмасын тәкъдим итәчәкләр.

Хакимият мәктәп урыннарына кытлыкны гамәлдәге мәктәп биналарына янкормалар төзү белән дә тулыландырырга ниятли. Якын арада аларны 32 мәктәптә төзү планлаштырыла.

Казан мәгариф учреждениеләре төзелеше буенча башка эре шәһәрләр арасында алда бара, әмма шуңа да карамастан, аларның җитмәү мәсьәләсе кискен тора, дип белдерде И.Метшин. «Без бэби-бумның икенче унъеллыгын кичерәбез, Казан – балалар туу темплары буенча шәһәрләр арасында лидер, әмма бу шәһәрне социаль инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрә. Без боларның барысын да беләбез, эшлибез. Безгә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте, федераль программалар ярдәм итүе өчен рәхмәт, әмма эшлисе эшләр бар әле», – диде шәһәр башлыгы.

Казанлыларны шулай ук чокырлар ремонты кайсы урамнарда ясалачагы кызыксындырды. Мэр сүзләренчә, быел чокырлар ремонты мәйданы 12 процентка арткан – барлыгы 45 мең квадрат метр. Бүгенге көндә шәһәрдә ул 7,2 мең квадрат метр мәйданлы 50 участокта башкарылган. «Кыш катлаулы булды,ноль аша чыгу юллары күп. Кызганычка каршы, фән әле кыш дәверендә зыян күрми торган асфальт-бетон өслекләр уйлап тапмаган, моннан тыш шәһәрдә 435 мең машина исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара», – диде И.Метшин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта хәрәкәт аеруча интенсив булган урыннарда һәм җәмәгать транспорты маршрутлары уза торган юлларда ремонт үткәрелә. 

Лизинг эше буенча бик күп сораулар килде. Шәһәр Мэры хәбәр иткәнчә, Казанда 400 километрдан артык яңгыр сулары канализациясе челтәре бар, аларның күпчелек өлеше әле совет чорында, ягъни 40-60 ел элек төзелгән булган. «Ел саен яңгыр суларын чистарту өчен 200-250 млн сум акча тотыла. Моннан тыш, ел саен без баланска яңа челтәрләр кабул итәбез, кызганычка каршы, алар таушалган хәлдә. Һәм бу Казан гына түгел, башка шәһәрләр проблемасы да», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, юл төзү эшләре яңгыр канализацияләре белән алып барыла. «Капиталь төзелеш алып барылган урыннарда без яңгырлар яву мәсьәләсен һичшиксез хәл итәбез. Күптән түгел Максимов, Бертуган Батталовлар, Даурия, Подлужная, Магистраль, Техника урамнарында челтәрләр салынды, Зур Казан боҗрасының яңа юлы тулысынча яңгыр сулары канализацияләре белән төзелде. Әмма билгеләп үтәм, бу миллиардлар», – дип игътибар итте Мэр. Аның фикеренчә, финанслау проблемасын федераль программа хәл итәргә ярдәм итәчәк. «Яңгыр канализацияләре челтәрләре генә түгел, «Водоканал», «Казэнерго» челтәрләре дә яңартылган, һәм бу мэрларның, муниципалитет башлыкларының баш авыртуы. Федераль программаны кабул итүгә өметләнәбез», – диде И.Метшин.

Туры эфирда төзекләндерү, капиталь ремонт мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, шәһәр башлыгы бүген ремонт таләп итә торган торак фондының 60%-тан артыгы яңартылган, һәм бу эш дәвам ителәчәк, дип сөйләде. Күпфатирлы йортларны ремонтлау белән параллель рәвештә Казанда узган елдан бирле «Безнең ишегалды» президент программасы буенча ишегаллары төзекләндерелә. «2024 елга кадәр барлык ярдәмгә мохтаҗ ишегаллары тәртипкә китереләчәк, анда яшәүчеләрне фикер алышуда актив катнашуларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте казанлыларга Илсур Метшин.

Ерак микрорайоннарда һәм шәһәр яны бистәләрендә яшәүчеләрне борчый торган тагын бер мөһим тема – юллар төзү. И.Метшин искә төшергәнчә, хәзер ике эре инфраструктура проекты буенча эш алып барыла, аерым алганда, Вознесение трактын проектлау, ул Мамадыш трактын бушатырга һәм Совет районы бистәләре өчен шәһәргә керүне җиңеләйтергә ярдәм итәчәк, Киров районындагы Горький Шоссесы дублер юлын төзү, анда «Салават Купере» микрорайоны урнашкан.

Мэр шәһәрне кардан чистарту турындагы тәнкыйтьне кабул итте һәм бу кышны ни өчен бу аеруча катлаулы булуын аңлатты. «Кыш чыннан да үзенчәлекле булды. Күптән шәһәр мондый мул кар явуын күргәне юк иде. Ләкин без хаталар өстендә эш үткәрдек һәм нәтиҗәләр ясадык. Кар чистарту өчен тагын 51 катнаш юл машинасы, башка өстәмә махсус техника сатып алырга планлаштырабыз. Ә юлларны һәм урамнарны җыештыруда эшләүче эшчеләрнең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен хәл итү өстендә аерым эшлибез», – диде ул.

Әмма ишегалларына хезмәт күрсәтү, шәһәр башлыгы аңлатканча, бу идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре бурычы. Карны чыгарыргамы яки ишек алдында җыяргамы икәнен нәкъ менә милекчеләр хәл итә.

Илсур Метшин Казанда ни өчен Мэрны турыдан-туры сайлаулар булмау һәм алардан курыкмау турындагы кискен сорауны да игътибардан читтә калдырмады. «Без республикада эшләп килүче хокукый кыр кысаларында яшибез. Бездә депутатлар арасыннан мэрларны билгеләү системасы кабул ителде. Әгәр турыдан-туры сайлаулар системасы булса, димәк, сайлауларда катнашыр идек. Юк, курыкмыйм», – диде ул.

Ярты сәгатьлек туры эфир тәмамлангач, Казан Мэры халыкны шәһәрнең көн тәртибенә актив рәвештә кушылырга, теге яки бу мәсьәләләр буенча карарлар тәкъдим итәргә чакырды. И.Метшин бу аның яңа форматтагы шәһәр халкы белән соңгы аралашуы түгел, ә шәһәрлеләрнең барлык мөрәҗәгатьләрен җентекләп өйрәнәчәк, дип ышандырды
Барлык яңалыклар