Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.06.2018, 11:13

Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясендә дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырды

Казанлылар шәһәр алдындагы казанышлары өчен рәхмәт һәм мактау билгеләре алды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Алсу Сафина). Бүген Казан шәһәр Думасының Ратушада үткән XXVII сессиясендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга дәүләт һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.

Күп еллар дәвамында мәгариф өлкәсендә төрле вазыйфаларда эшләгән Наталья Гречанниковага шәһәр бүләге тапшырылды. Хезмәт юлын ул Мәгариф идарәсендә башлый, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары була. Ул мәгариф һәм социаль шәһәрнең үсешенә зур өлеш кертте, дип билгеләп үтте Мэр. Ул биләгән соңгы вазыйфа “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Казан җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе иде. “Депутатлар сезнең тарафтан мөһим сәяси проектларга нинди көч куелганын яхшы беләләр”, - диде Мэр.

Искәртергә кирәк, Н.Гречанникова Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнде. “Алда сезне бик күп җаваплы эш көтә. Сезгә шәһәр үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез”, - диде И.Метшин. Ул Н.Гречанникованы яңа эше белән котлады һәм аңа уңышлар теләде. Аңа “Казан иминлеге өчен хезмәт һәм батырлык өчен” мактау билгесе һәм Казан Мэрының Рәхмәт хаты тапшырылды.

“Гомеремнең 20 елы Башкарма комитет белән бәйләнгән. Һәрберегез белән ниндидер тарих бәйли. Казан – минем өчен туган шәһәр. Мәгариф идарәсенә мине эшләргә өйрәткәне өчен, Илсур Рәисовичка яхшы җитәкче булырга ярдәм иткәне өчен рәхмәтлемен. Казан шәһәре җитәкчелеге башкарган бөек эшләргә катнашым булуы белән бик горурланам”, - диде Н.Гречанникова.

Башка бүләкләр дә тапшырылды. Физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлешләре өчен ТР Президенты рәхмәте “Мотор” Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучы-тренеры Анатолий Афонинга, “Факел” Балалар техник иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Александр Даренковка белдерелде. Татарстан Республикасында сайлау процессын оештыруда актив катнашуы һәм нәтиҗәле эше өчен ТР Президенты рәхмәте Совет районының администрациясе башлыгы урынбасары Роман Фәтхетдиновка белдерелде.

Күп еллык фидакарь хезмәтләре һәм шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен “Казанга аяусыз хезмәте өчен” мактау билгесе белән Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Айдар Загеров, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Ринас Сабиров бүләкләнделәр. Моннан кала, “Казанга аяусыз хезмәте өчен” мактау билгесе Башкарма комитет Аппаратының Эшләр белән идарә итү идарәсенең баш белгече Рәмзия Нуруллинага бирелде.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясе, 06.06.2018
Барлык яңалыклар