5 яшьлек яңа яшәүчеләрне Германиядән 29-нчы июньдә китергәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль, Алинә Бережная). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркында бер-ике кафр мөгезле козгыннар - Ваня һәм Валя яши башлады. 5 яшьлек яңа яшәүчеләрне Германиядән 29-нчы июньдә китергәннәр.
Казанга килгәч, Ваня белән Валяны 30 көнлек карантинга урнаштырганнар, хәзер әлеге чор тәмамлана һәм аларны кошлар өчен вольерга күчерәчәкләр. Кафр козгыннары үзләрен яхшы хис итә, аларны көн саен ветеринарлар карый, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә. Кафр козгыннар бөҗәкләр, моллюсклар, бакалар, кәлтәләр, еланнар һәм кимерүчеләр белән туклана.
Кафр мөгезле козгын - мөгезборын-кошлар гаиләсендәге иң эресе, Африка саваннасында, экватордан көньякта яши. Эре кош 90 нан 129 см га кадәр озынлыкка җитә, авырлыгы 3,2-дән 6,2 кг га кадәр. Гомер озынлыгы - 40-60 ел. Кафр козгыннары халыкара Кызыл китапка кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казан зоопаркына таҗлы торналар да урнашты.