Шәһәр халкы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Татарстан башкаласында 2019-2023 елларга коррупциягә каршы муниципаль программа гамәлгә ашырыла. Ул һәрьяклап коррупция күренешләренә каршы көрәшкә юнәлтелгән. Программа кысаларында +7(843)299-17-08 һәм +7(843)299-17-09 кайнар линия телефоннары эшли. Белгечләр аңлатмалар бирә һәм консультацияләр үткәрә, гамәлдәге законнар кысаларында эшли.
Моннан тыш, Казанның җирле үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегендә «Казан коррупциягә каршы. Ришвәтче турында хәбәр ит» дигән махсус бүлек эшли. Гражданнар коррупция чагылышы фактлары турында хәбәр калдыра ала, шул исәптән аноним рәвештә дә.
Казан Мэриясе Instagram-аккаунтында Коррупциягә каршы көрәш көнендә барлык теләүчеләр дә катнаша ала торган конкурс уздырыла, дип хәбәр итә Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе.